Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пучыда яшәүче Хөрмәтуллиннарга РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде.

Дәүләт Думасы тарафыннан депутатларга 1нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр төбәкара атналык кысаларында районнарга чыгып халыкны борчыган сорауларны өйрәнү, район башлыклары белән берлектә төбәктәге проблемаларны хәл итү бурычы куелды.  Татарстандагы 9 районга беркетелгән Рөстәм Галиулла улы бүген Актаныш һәм Әгерҗе районнарында халык белән очрашты. Беренче булып депутат Пучы авылында хәзерге вакытта үзизоляциядә булган Хөрмәтуллиннар гаиләсенә килде.

Вәсилә һәм Фәрит Хөрмәтуллиннар лаеклы ялдагы укытучылар. Бүгенге көннең вәзгыятен истә тотып өйдә генә торалар. Дәүләт Советы депутатының үзләре белән очрашуын алар зур бәйрәм итеп кабул кылды. Рөстәм Кәлимулла улы өлкәннәргә азык-төлек җыелмасы бүләк итте. Хәлләрен сорашып, гапьләшү һәр ике як өчен дә файдалы булды. 

Рөстәм Кәлимуллин соңыннан Пучы авылының яңа төзелгән Башкарма комитет бинасында гражданнарны кабул итте. Пучы яшьләре депутатка авылга спорткомплекс кирәклеген җиткерде, әлеге корылманы төзү өчен депутаттан ярдәм сорады. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев