Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пучы җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов: Халыкны аномаль салкында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз

Бүген кискен салкынайтты. Соңгы хәбәрләр буенча иң суык төбәкләр районыбызның Чуракай һәм Татар Ямалысы авыл җирлекләре. Аннан кала Иске Байсар авылы- биредә авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров хәбәр итүенә караганда иртә белән термометр -39 градусны күрсәткән. Пучы һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә -35 градус салкын булган. Нәкъ менә шушы чорда газ, электр линияләрендә көчәнеш барлыкка килә, су торбалары туңа. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов «Авыл халкы белән күрешкәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатам. Авылдашларның ватсап чатында да сак булырга чакырабыз. Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкче-белгечләренең иртәнге планеркасында да куркынычсызлык чаралары хакында искә төшердем», ди.

Хөрмәтле райондашлар! 

Температура кискен түбәнәйгәндә, газ җиһазлары ватыла, вентиляция торбалары, төтен чыгу юллары туңа, шул сәбәпле төтен чыгу юлларының тарту көче юкка чыга. 

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту мөһим:

- Төтен һәм җилләтү каналларын вакытында карап-тикшереп чыгыгыз;

- Газ приборларыннан файдаланганда форточканы ачарга онытмагыз;

- Газ колонкасын кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерегез;

- Газда эшләүче җылыту мичен кабызыр алдыннан юшкәне (капкачны) ачыгыз һәм тарту көчен тикшерегез;

Төтен һәм җилләтү каналларында тарту көче булмаганда газ приборларыннан файдалану тыела!

            Каналларда тарту көче булмаганда газ җиһазларыннан файдалану сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин. Шуңа күрә ягып җылытучы газ приборын һәр кабызу алдыннан тарту дәрәҗәсен тикшерергә кирәк: газ җи­һазының күзәтү тәрәзәсенә (кабызмыйча!) тар гына кәгазь кисәген якын китерегез. Кәгазь кисәге газ приборының күзәтү тәрәзәсенә таба тайпылса, тарту көче бар, башка очракта тарту көче юк, дигән сүз. Тарту көченең булмавы мич горелкасы һәм яну продуктлары тө­тенлеккә киткән газ приборларын кулланганда аеруча куркыныч. Тарту көче булмаганда — хәвефсезлек автоматикасы эшкә кушылып, газда эшләүче казан яисә су җылыткычның горелкасын сүндерергә тиеш. Әгәр автоматика эшләми икән, төтенлектә тарту көче булмаганда сөрем газыннан агуланырга, хәтта үләргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев