Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Путин пенсионерларга-ун мең, хәрбиләргә 15әр мең сум түләргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Президент Владимир Путин пенсионерларга һәм хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр түләүләр кертергә тәкъдим итт. Бу хакта ул "Бердәм Россия"партиясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Дәүләт башлыгы Россиядә инфляциянең алдан фаразлаганча 4 процент кына булмыйча, 6,5 процентка ук җитүен әйтте: 

- Һәм мин "Бердәм Россия" партиясе тарафдарларыннан Думада тиешле фракция формалаштыруларын сорыйм.  Быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм, — диде президент.
Владимир Путин тагын бер категория гражданнарга- хәрбиләргә 15 мең сум күләмендә бер тапкыр ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте. 

Бу түләүләр барлык категория пенсионерларга һәм хәрби хезмәткәрләргә кагылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев