Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Путин хәрбиләргә бушлай җир бирергә дигән тәкъдим белән чыкты

Билгеләп үтелгәнчә, хакимиятләр дәүләт яки муниципаль милектәге кишәрлекләрне түләүсез тапшырачак.

 

 

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсе, Кырым һәм Севастополь хакимиятләренә хәрбиләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен карарга киңәш итте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Махсус хәрби операциядә катнашуда үзләрен күрсәткән өчен Россия дәүләт бүләкләре алган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканда имгәнү (яралану, җәрәхәтләр, контузия) яки авырулар нәтиҗәсендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына бушлай җир кишәрлеге бирү очракларын билгели торган закон актларын кабул итүне тәкъдим итәргә», диелгән документта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев