Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайланды

Бүген Актаныш авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш сигезенче утырышында авыл җирлеге депутатлары “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповны сайлады.

                       Белгәнебезчә, 11 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авыл җирлеге Советының 2 нче һәм 9 нчы бермандатлы сайлау округларында  өстәмә сайлаулар булып узган иде. 2 нче округ буенча кандидатлар арасыннан Зарипов Ленар Рафак улы һәм 9 нчы округ буенча Маликова Резеда Тимергази кызы авыл җирлегенә депутат булып сайланды.


           Бүген Актаныш авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш сигезенче утырышында авыл җирлеге депутатлары “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповны сайлады.  

                       Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнашты. Утырыш эшенә авыл җирлегенең иң өлкән депутаты Дилфат Нәгыймов җитәкчелек итте. 


           Альберт Галимҗан улы 2022нче елның 22 июненә кадәр “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттаховка туган ягы Актаныш районының һәрьяклы үсешен булдыруга ирешкәне, үрнәк төбәк буларак Татарстанга, Россиягә танытканы өчен зур рәхмәтен белдерде. Яңа сайланган җитәкче Ленар Зариповка уңышлар теләде. 


Ленар Зарипов депутатларга үзенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм җаваплы вазыйфаны башкарганда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Актаныш авыл җирлеге Уставын сакларга, бар көчен һәм белемен Актаныш авылы халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлаячагы турында ант итте.


-    Актаныш районының кайсы гына тармагын алма, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгымы- нигезе ныклы. Әлеге югары дәрәҗәгә системалы эш оештыру һәм алып бару нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Бу,  әлбәттә, Энгель Нәвапович, Сезнең хезмәт. Чын күңелемнән яхшы команда туплап, районны бу дәрәҗәгә күтәреп миңа тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Моннан соң да бергәләп, тату булып эшләргә, яшәргә язсын. Планнар зурдан. Өченче көн Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштым. Мөрәҗәгатьләрнең барысын да кабул итте. Актанышның 57 нче һәм 12 нче микрорайоннарында 7 урамга асфальт салыначак. Су чистарту корылмасы төзелешенә, Түке һәм Татар Суыксуы авыллары арасындагы юлны төзекләндерүгә дә республика ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук “Актаныш-информ” мәгълүмат үзәге бинасын төзекләндерү дә күздә тотыла, матур һәм үрнәк итеп ремонт ясалачак, -дип, алдагы планнары белән дә уртаклашты Ленар Рафак улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев