Район башлыгы булып сайланганнан соң Ленар Зариповка 10 райондашыбыз шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать иткән
Район Башлыгы Ленар Рафак улы бүген шәхси сораулар белән кергән райондашларыбызны кабул итте. Кабул итүдә видеоэлемтә аша ТР Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы да катнашты.
Бу атнада район башлыгына шәхси сораулары белән 10 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу һәм төзекләндерү мәсьәләләре белән килделәр. Кабул итү барышында Ленар Зарипов район халкының проблемаларын җентекләп анализлады һәм гражданнарга аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә игътибар бирелде һәм тиешле ярдәм күрсәтелде. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне район Хакимияте башлыгы шәхси контрольгә алды.
Хакимият башлыгы гражданнарны атна саен кабул итә. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү - муниципаль район администрациясе эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, мондый кабул итүләр килеп чыккан кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш проблемаларына тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Актаныш районы мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев