Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә эшкуарларыбыз Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызда уңышлы эшләүче эшмәкәрләр белән очрашты.

         Актаныш муниципаль районы эшкуарлары районыбыз башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә Биектау районында узган республикакүләм чарада катнаштылар. 

        Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык физик һәм юридик затларга, эшмәкәрләргә, эре компания җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Күп кенә мәсьәләләрне без республика бюджеты хисабына хәл итәбез, әмма компанияләр, эшмәкәрләр ярдәменнән башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

        Рөстәм Нургали улы өлешчә мобилизация кысаларында эшмәкәрләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү, моның өчен аларга кабул ителгән преференцияләр турында мәгълүмат бирүне оештырырга кушты.

         Шул ук вакытта ул мошенникларның күп булуына игътибар итте, алар ярдәм эгидасы астында физик затларга, юристларга мөрәҗәгать итә. Президент алдау схемаларыннан качу өчен «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный. Ул шулай ук эшмәкәрләргә хәйрия ярдәме күрсәтүне раслый алсын һәм тиешле салым преференцияләрен алсын өчен аңлаешлы регламент эшләргә кушты.

        Яңа кануннарга килгәндә, аларны белеп эшләү һәркемгә файдага гына.  1 гыйнвардан барлык түләүләргә, милекне тапшыруга НДС салынмый. Ә моның белән бәйле барлык чыгымнар предприятиенең оештыру чыгымнары буларак карала һәм табышка салымны киметә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев