Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкәдә узган халык җыенында катнашты

Бүген Күҗәкә авыл җирлеге һәм башкарма комитеты авыл халкы алдында 2022 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. «Безнең өчен иң мөһим җыелыш бу!» ди күҗәкәлеләр хисап җыены турында. Алар район башлыгы, авылдашлары Ленар Зариповның җыенда катнашуын көтеп алган.

            Халык белән очрашуга район башлыгы Ленар Зарипов белән бергә "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев һәм башка оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде.

                Авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин хисап чыгышына күчкәнче үткән елдагы җыенда халыктан кергән сорауларның үтәлеше буенча аңлатма бирде. Аларның кайберсе хәл ителгән, кайберләре буенча эшлисе бар әле.

               Күҗәкә, Адай, Югары һәм Түбән Уръяды авылларын берләштергән җирлектә 545 кеше яши. 279 кеше эш яшендә дип исәпләнә.  Пенсия яшендәгеләр- 191, мәктәп яшендәгеләр- 65, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 11. Ел дәвамында теркәлгән 22 үлем очрагының өчесе эш яшендәгеләргә туры килә.
               Ил алдындагы хәрби бурычын үтәүче 4 егетләре, ике өлешчә мобилизацияләнгән авылдашлары белән чиксез горурланалар, аларның исән-сау кайтуларын телиләр.
2022 елда җирлектә җинаять очраклары теркәлмәгән. Шулай да авыл башлыгыннан соң чыгыш ясаган РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев  авылда эчүчелек аркасында тавыш чыккан гаиләләрне игътибар үзәгенә алырга кирәклеген ассызыклады.  Күҗәкәлеләрне гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә өндәде. Берочтан дистанцион мошенниклыктан сакланырга, уяулыкка чакырды, финанс белән бәйле  җинаятьләр аркасында кайберәүләргә банкларга миллионлаган суммада кредитлар түләргә туры килгән очраклар бар, бу хакта мисаллар белән аңлатылды. 

                     Илдар Мусин үзара салым акчалары тотылышы турында хисап тотты. Адайда үзара салым акчасының күләме  1750 , Күҗәкәдә 1200, Иске һәм Түбән Уръяды авылларында 1760 сум. Дәүләт тарафыннан бу суммалар дүрт тапкыр артып кайткач бик күп эшләр башкарырга мөмкинлек биргән. Боларны экраннан күрсәтелгән фотосурәтләр дә раслап барды. Башлык терлек асраучы авылдашларына исемләп зур рәхмәтен әйтте. 
                   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев тә күҗәкәлеләрнең мал тоту буенча районны алдынгылыкка чыгаруда зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, олы рәхмәтен белдерде. Терлекләрне тагы да арттырган очракта күрсәтелүче дәүләт ярдәмнәре турында җентекләп сөйләде. Күҗәкәгә федераль ярдәм  программалары кысаларында миллионлаган суммадагы акчалар кайткан. Шушы матур традицияне алга таба да дәвам итеп терлек баш саннарын күбәйтеп, программалардан файдаланырга чакырды.
                "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев агрофирманың эшчәнлеге белән таныштырды. Агрофирма үзенең чикләрен киңәйтә бара. 2022 елда Тукай районының "Ворошилов" совхозының бер өлешен дә үз эченә алган ул. Биләмәләр белән бергә эшче көчләргә ихтыяҗ да арта. Агрофирмага эш сорап мөрәҗәгать иткән авыл кешесен кире бормаячаклар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов эре малларны чиплаштыру эшен тизләтергә кирәклеген әйтте.  Чөнки 2023 елның 1 мартыннан "Меркурий" программасына теркәлмәгән терлекнең итен, сөтен сатып булмаячак. Лейкоз авыруына дучар терлекләрдән дә тизрәк котылу фарыз- баш ветеринария табибы бу хакта аңлатып үтте.
                      Күҗәкә авылы халкы гадәттәгечә ел дәвамында күңелен борчыган сорауларын җиткерергә сәхнәгә күтәрелде. Авыл мәдәният йортының эшчәнлеген тагы да җанландыру, авыл музеен төзү, ташландык ихаталарны профнастил белән әйләндереп алу, авыл читендәге басу-яланнарда чүплек ясамау, Уръяды авылы клубына газ кертеп җылыту, авылара юлларны төзекләндерү, басуларга сарык, сыерларны кертмәү-  барысы да бүгенге яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

                      Район башлыгы Ленар Зарипов авылдашларын бердәм булып, үзара сүз йөртмичә, килешеп, сөйләшеп эшләргә чакырды- "Безгә авылны саклап калырга кирәк!" диде ул. Ленар Рафак улы Актаныш районында 2022 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Быелга куелган план- бурычлар белән таныштырды.

          Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин дини хезмәт юлын башлаган туган авылы халкын ислам динен бергәләп үстерергә, мәчетләрне буш тотмыйча җомга намазларына даими йөрергә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев