Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашларыбыз хөрмәтләнде

2023 елның нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында райондашларыбыз хөрмәтләнде

Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механизаторы Мирасов Ринат Раил улы Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән, Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән  Республикада нотариат институтын үстерү эшенә зур өлеш кертүе һәм купьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Актаныш нотариаль округы нотариусы Янгирова Ләйсән Сөнгать кызы “Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

 

Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Нур”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы, Гаттаров Хавил Мирзашәех улына “Татарстан Республикасының  Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем,  Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автомобиль йөртүчесе Шәкуров Наил Мәгъфурҗан улына “Татарстан Республикасының  Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  дигән мактаулы исем, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Әнәк” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең йөк автомобиле йөртүчесе” Сираев Мирзанур Мирзашәех улына “Татарстан Республикасының  Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  дигән мактаулы исем, авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Саф”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Ибатуллин Рафис Мусабир улына “Татарстан Республикасының  Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”  дигән мактаулы исем, халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Актаныш үзәк район хастахәнәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең гомуми практика табибы, Ибраһимова Рифә Сәнәф кызына “Татарстан Республикасының  Атказанган табибы”  дигән мактаулы исем, Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “ПМК+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шәяхметов Асыл Әсхәт улына “Татарстан Республикасының  Атказанган төзүчесе”  дигән мактаулы исем бирелде.

 

 

 

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районында жирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен  Усы авыл җирлеге секретаре Закирова Ландыш Индус кызы һәм Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районында жирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен  Иске Богады авыл җирлеге секретаре Әхмәтова Рания Миркасыйм кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Шәйхелмарданов Назиф Вазих улы, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте баш хисапчысы Гильмутдинова Альбина Гаяз кызы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Район сулышы "Актаныш-информ"