Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз өлкәннәре «Батыр» спорткомплексында сәламәтлекләрен ныгыта

Хәрәкәттә- бәрәкәт. Бүген сәламәт яшәү рәвешенә аеруча өлкәннәребез тартыла. Менә бүген дә зур, мәһабәт спорт комплексына-»Батыр»га җыелып тәннәрен язалар. Ветераннарыбыз район җитәкчелеге ярдәме белән атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә бушлай 10.00-12.00 сәгатьләрдә шөгыльләнә.

            Район ветераннар Советы каршында дистә елга якын "Сәламәтлек клубы" эшләп килә. Клубны оештыручы һәм алып баручы Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Зәмфирә Хафизова. 

 

- Без- өлкәннәргә "Батыр" спорткомплексында шөгыльләнү мөмкинлеге тудырган өчен  район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне әйтәм. Өлкәннәр бик яратып, кызыксынып киләләр. Бу атнаның сишәмбесендә беренче дәресебезне уздырдык. Ул көнне 9 кеше бар иде, бүген инде арттык, -ди Зәмфирә Зиннур кызы,- "Сәламәтлек клубы" безнең өчен аралашу урыны да. Бер-беребезне сагынып көтеп алабыз.

 

   

   Бүгенге дәрескә 15 хатын-кыз һәм бер ир-егет килгән. Башта өлкәннәр залда гәүдәне җылыту күнегүләре ясый. Аннан соң күпсанлы тренажерлар куелган бүлмәдә шөгыльләнүне дәвам итәләр.

- Әле беренче генә килүем. "Сәламәтлек клубы" безгә бик кирәк. Өйдә арыганчы йөрсәк тә бу хәрәкәтләрне үзебез генә ясый алмыйбыз. Дөрес итеп хәрәкәтләнү буыннар, умыртка баганасы, йөрәк эшчәнлеге өчен дә бик файдалы, -дип районыбызда яшәүче өлкәннәрне  "Сәламәтлек клубы"на чакырды Фирая Латыйпова.

- Айлар, еллар сәламәтлеккә үзенең йогынтысын ясамый калмый. Хәрәкәт -ул тормыш. Өйдә  гимнастика ясыйм. Монда килгәч тагын гимнастика ясыйбыз, снарядларда шөгыльләнәбез.  Безне Зәмфирә Зиннуровна әйдәкләп тора. Быел безнең өчен юбилейлар елы булды.   Миңа 70 яшь тулды, улыбызның 50 яшьлек юбилее булды. Ирем белән бергә торуыбызга 50 ел. Бик матур итеп бәйрәмнәр уздырдык. Менә шулай тормышның ямен тоеп яшәүдә спортның ярдәме нык зур. Ул сәламәтлек тә, яхшы кәеф тә бирә. Без "Сәламәтлек клубы"на йөрүчеләр бик бердәм, бер гаилә кебек. Туган көннәр үткәрәбез, урамда прогулкага бергәләп чыгабыз. Гаилә хәлләрен белешеп торабыз, -ди Актанышта яшәүче Гөлсинә Әмирҗанова.

 

        Дәресләр башланганчы Зәмфирә Хафизова өлкәннәрнең кан басымы, сәламәтлекләре белән кызыксынып чыга. "Монда шөгыльләнү зыян китермәскә тиеш", дип кисәтә ул клубка килүчеләрне.  

   Өлкәннәрнең тренажерларда шөгыльләнүен исә "Батыр" спорткомплексының спорт инструкторы Рузилә Вәлимова күзәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев