Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбызның иң олы җирлегендә халык җыены узды

Бүген районыбызның иң олы җирлегендә- Актаныш авылында халык җыены узды. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә халык белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин,Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Җыен эшенә район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев җитәкчелек итте.

           Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин 2022 елда ирешелгән уңышлар турында сөйләде, 2023 елга максат-бурычлар билгеләде. Эшләнгән эшләр бихисап күп һәм зур масштаблы. 

            Актаныш гражданнары алдында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров,  РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев

, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин

,Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов  чыгыш ясады.

           Чыгышлар тәмамланганнан соң авылдашлар үзләрен борчыган сорауларны җитәкчелеккә юллады. Алар, нигездә, чиста су, юллар, экология мәсьәләләренә кагылышлы иде.Шулай ук зиратта мәрхүмнәрне җирләгәндә урын өчен акча таләп итүнең бернинди канунга сыймавы күтәрелде.

Актаныш базарында тәртип булмау, чүп-чарның җыештырылмавы да урынлы борчу уята. Гомуми мунчаның ике атнага бер тапкыр гына эшләвеннән дә лаеклы ялдагы апалар канәгать түгел. 

            Сорауларның барысы да район хакимияте тарафыннан контрольгә алынды.

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык сорауларны да өйрәнеп уңай хәл итәргә ышандырды.

Җыен хакында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев