Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбызның махсус хезмәтләре язгы ташудан коткару эшенә әзер

Актаныш районында су басу куркынычы зур булган дүрт зона бар. Иске Байсар, Аккүз, Меңнәр, Аеш авылларының барысы да Сөн елгасы янәшәсенә урнашкан. Көннәр җылытып, су күтәрелгән очракта махсус хезмәтләрнең барысы да үз эшләрен оператив һәм төгәл башарырга бурычлы. Төп максат- су басуның зыянын минимальләштерү һәм кеше үлеменә юл куймау.

Бүген районыбызда язгы су басудан коткара торган махсус хезмәтләрнең әзерлеге тикшерелде. 

Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадион каршында махсус хезмәтләрнең техникалары бер рәт булып тезелгән иде. Әзерлек сызыгы 103 нче янгын сагы хезмәте автомобиленнән белән башланып китә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге , район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте, Әнәк авылында урнашкан "Челтәр компаниясе" электрчылары, район газ участогы, район ветеринария берләшмәсе, урманчылык хезмәте, "Татавтодор" ҖЧҖ хезмәткәрләре махсус техникалары белән язгы ташудан райондашларыбызны язгы су басудан коткарырга әзер.

Актаныш районында су басу куркынычы зур булган дүрт зона бар. Иске Байсар, Аккүз,  Меңнәр, Аеш авылларының барысы да Сөн елгасы янәшәсенә урнашкан. Көннәр җылытып, су күтәрелгән очракта махсус хезмәтләрнең барысы да үз эшләрен оператив һәм төгәл башарырга бурычлы. Төп максат- су басуның зыянын минимальләштерү һәм кеше үлеменә  юл куймау.

103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин кешеләрне коткару өчен резин  көймәләрнең дә әзер булуын әйтте. Кешеләр, йорт хайваннарыннан тыш, элемтә чаралары, электр челтәрләре линияләре, трансформатор станцияләрен дә судан сакларга кирәк. 

Махсус хезмәтләр су басу белән көрәшергә әзер, халыктан да аңлап карау көтелә. Һәр йорт хуҗасы үз биләмәсен күзәтеп торырга һәм  кар суларын вакытында ерып җибәрергә тиеш. Бигрәк тә быелгы мул карлы кыштан соң.

– Бар көчләр һәм чаралар су басудан коткару эшенә әзер, – дип ышандырды район башкарма комитеты вәкиле Илфак Бариев,- Әмма су басулар булмасын, райондашларга зыян салмасын!

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев