Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

#РАМАЗАН2022: Бүген Рамазан аеның соңгы кичен озаттык

Рамазан аеның соңгы кичендәге авыз ачу мәҗлесе районыбызның Җәмигъ мәчетендә аеруча күркәм үтте.

Бүгенге ифтарга якташыбыз, Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов иганәчелек итте. Мәҗлескә Вәсим Хуҗаян улы үзенең җәмәгате Энҗе апа һәм туганнары белән кайткан иде. Шулай ук бу күркәм чарада Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты. 

Актаныштагы ике мәчеттә- Җәмигъ һәм "Бүләк" мәчетләрендә көн аралаш ифтарлар әзерләнде. Мөселман кардәшләребез бергәләп, аралашып тәравих намазлары укып, Коръән аятьләре тыңлап изге айны кадерләп үткәрде.

 Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин "Бердәм булыйк, бердәмлектә- бәрәкәт!", дип авылдашларны 
 елның солтаны рамазан аеннан соң була торган ураза гаетенә чакырды. 

 

Гает намазы иртәгә барлык иман йортларында иртәнге 6.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев