Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Башкарма комитеты җитәкчесе булып сайлануга Рөстәм Ильясов Актанышны кардан чистарту бурычын куйды

Район башкарма комитеты җитәкчесе булып сайлануга Рөстәм Ильясов мөһим мәсьәләне хәл итү йөзеннән беренче киңәшмә уздырды.

        Соңгы вакытта өзлексез яуган карны чистарту белән өзеклекләр туа башлаган иде. Социаль челтәрләргә, шул исәптән безгә дә урамнарны чистартмаудан зарланып язучылар булды. Районның торак-коммуналь хуҗалык, юл карау оешмалары эшләмиләр түгел анысы, иртәнге дүрттән үк хезмәттә алар. Әмма тагы да тизрәк һәм сыйфатлырак итеп юлларны, тыкрыкларны, җәяүлеләр сукмакларын, күпфатирлы йорт араларын кардан арындыру мөһим хәзер. 
 

 

 - Кеше иртән эшкә барганда бата-чума барырга тиеш түгел. Күпфатирлы йортларның ишегалларында йөрмәле түгел. Иртәнге 6 сәгатькә барлык кар чистарту эшләре беткән булырга тиеш. Кайчан чыгасыз – анысы сезнең ихтыярда,”- дип,  район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җаваплы оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

 

        Рөстәм Алмаз улы шимбә, якшәмбе көннәренә бөтен урамнарны, ишегалларын кардан чистартып бетерү бурычын куйды. 

Реклама

              Хөрмәтле райондашлар! Без дә "Үземнеке үзәктә, кешенеке кештәктә!"-дип, капка алдындагы карны юл уртасына чыгарып өймик, юл чистартучыларга авырлык тудырмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев