Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башлыгы Энгель Фәттаховның еллык йомгак чыгышыннан: Кече һәм урта предприятиеләрнең акча әйләнеше 7 млрд. 900 млн.сум булган

Җирлектә 623 хуҗалык итүче субъект үз эшчәнлеген алып бара, икътисади яктан актив кече һәм урта 154 предприятие, 381 шәхси эшмәкәр бар. Аларда 3 663 хезмәткәр эшли. 1 104 үзмәшгуль эшчәнлеген алып бара.

             Кече һәм урта предприятиеләрнең акча әйләнеше 2021 нче ел нәтиҗәләре буенча 7 млрд. 900  млн.сум тәшкил итте, бу узган елның күрсәткеченә карата   20% ка күбрәк. 
           Тулаем территориаль продуктның 25%ын кече һәм урта эшмәкәрлек тәшкил итә.
          Эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен үз вакытында хәл итү максатыннан, 2021 ел дәвамында төрле мәгълүматлар вакытында җиткерелеп, ярдәм алуда булышлык күрсәтелде. 
           Район эшмәкәрләре Федераль һәм Республика программаларыннан актив файдаланды.  Барлыгы 72 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 94 миллион сумнан артык ярдәм алды.
              Районда кече һәм урта эшмәкәрләрнең 41% ы сәүдә өлкәсендә эшли. Федераль, региональ сәүдә челтәрләре бар, райпо системасы җайга салынган, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итү максатыннан районда 19 торак пунктта күчмә сәүдә оештырылган. 2021 нче  ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 15 % артты һәм  ул 2 млрд. 250 млн.сум тәшкил итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев