Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район җитәкчесе Ленар Зарипов халкыбызны Корбан гаете белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр, сезне изге бәйрәмебез – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

           Бу изге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия, иманны ныгыту шатлыгы китерә. Гасырлар дәвамында Корбан гаете шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә, авыруларга, бәла-казага юлыккан мөселман кардәшләребезгә, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. 
             Изге Корбан бәйрәмендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисе иңсен. Бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын. Сезнең һәммәгезгә күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа 
игелекле эш-гамәлләргә өндәсен. Гаиләләрегезгә татулык, илгә-көнгә иминлек телим.


     Ленар ЗАРИПОВ, район башкарма комитеты  җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев