Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларга мөрәҗәгать белән чыкты

Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8-е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган урыннарда су коену. 2022 елда Актанышта 3 кеше һәлак булды.

                10 май көнне Сәфәр авылында 1974 елгы ир-ат батып үлгән иде, 1 июль көнне Актаныш басмаларында 1979 елгы ир-ат һәлак булды һәм шушы көннәрдә генә фаҗига Ямалы авылы тирәсендә кабатланды. Биредә 1982 елгы ир-ат һәлак булды.

           Таныш булмаган, коенырга ярамаган билгеләр куелган урыннарда суга керү тыела, гомумән, сулыклар янында ял иткәндә аеруча сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

             Исерек хәлдә балык тоту, шулай ук су коену аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. 
Җирлек башлыклары да үз территорияләрендәге санкцияләнмәгән коену урыннарына кичекмәстән билгеләр урнаштырырга бурычлы. Ата-аналар аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый.

       Ялларыгыз имин, фаҗигаләрсез үтсен. Исән-сау булыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев