Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район хәрби комиссариаты, запастагы гражданнарны контракт нигезендә Хәрби көчләрнең мобилизация резервына терки башлады

Хөрмәтле райондашлар! Район хәрби комиссариаты, запастагы гражданнарны контракт нигезендә Хәрби көчләнең мобилизация резервына терки башлады.

Контракт хәрби көчләрдә хезмәт итеп кайткан, хәрби званиесе булган гражданнар белән төзелэ.
Яшь чикләмәләре:
Солдат-сержантлар - 42 яшькә кадәр;
Кече лейтенанттан капитанга кадәр - 47 яшькә кадәр;
Майордан подполковникка кадәр -52 яшькә кадәр;
Полковник - 57 яшькә кадәр.
Таләпләр: Сәламәт булу (мед. комиссия узылачак);
Айга 3 көн Казан танк хәрби танк училищесында сборда булу. Уку вакытында эш урыны саклана, (уртача хезмәт хакы саклана).
3 көн уку вакыты өчен 4 мең күләмендә акча түләнә.
Елга бер тапкыр, бер ай хәрби җыенга чакырылачак, һәм хәрби чинга карап, 17 меңнән 45 меңгә кадәр акча түләнәчәк.
Хәрби җыеннарда бушлай кием, ашау белән тәэмин ителәчәкләр. Шулай ук һәрбер граждан иминиятләштерелә,  бушлай медицина хезмәте алырга хокуклы була ала.
Запастагы гражданнарны, Башкарма комитетның мобилизация бүлеге һәм район хәрби комиссариаты көтеп кала.
Телефоннар: 3-44-68 (мобилизация бүлеге)  3-13-32; 3-13-35 (хәрби комиссариат)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев