Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район күләмендәге ифтарга рәхим итегез!

Районкүләм ифтар агымдагы елда, 25 апрель – дүшәмбе көнне, 17:30 сәгатьтә “Батыр” спорт комплексында узачак.

 Һәр елдагыча, ураза тотучы райондашларыбыз биредә җыелып вәгазь тыңлаячак, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Һәркем үз намазлыгын алып килү сорала.

Ифтарга баручыларга махсус автобус маршрутлары куелачак. 17:00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае һәм РТС бистәсендәге “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәният йорты яныннан кузгалачак алар.

Изге Рамазан ае мөбарәк булсын, тоткан уразаларыбыз кабуллардан кылынсын, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев