Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район өлкәннәрен башкаладан котлыйлар: Казандагы “Актаныш якташлык җәмгыяте”ннән тәбрикнамә килде

Хөрмәтле якташлар! Сезне Казандагы “Актаныш якташлык җәмгыяте” һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

       Бүген без хаклы рәвештә әти-әниләребезне, остазларыбыз, якташларыбызны олы горурлык хисләре белән хөрмәтлибез. Өлкән буын кешеләре гореф-гадәтләрне һәм кешелек кыйммәтләренең дәвамчанлыгын саклаучылар, бары алар белән бергә җәмгыятебезнең алга таба үсешен тәэмин итеп була. Күпләрегез, еллар узуга карамастан, актив тормыш позициясен саклыйсыз, күңел күтәренкелеге белән яшисез. Сез һаман да актив һәм иҗтимагый оешмаларда эшләвегезне дәвам итәсез, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә катнашасыз.
 

      Барлык ветераннарны котлап, нык сәламәтлек һәм озын гомер, күңел җылысы һәм бәхет телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт сезне яратучы һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныклар, дуслар булсын! 
 

         Хөрмәт белән, Казандагы “Актаныш якташлык җәмгыяте” рәисе, РФ Үзәк банкының Татарстан Республикасындагы инкассация идарәсе идарәчесе Вәсим Вахитов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев