Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РАЙОН СОВЕТЫ СЕССИЯСЕННӘН: Шәхси ихатада эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең үз законы бар

Район Советының 15 ноябрендә узган сессиядә депутатлар өч төрле муниципаль контроль турында карар кабул итте. Әлеге карар районда яшәүче һәркемгә кагыла.

МУНИЦИПАЛЬ ҖИР КОНТРОЛЕ

              РФ һәм ТР Җир кодексында язылганча, җир ресурсларыннан файдалану буенча барлык законнар сакланырга тиеш. Әти-әнисе мәрхүм булганнан соң еш кына аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Вакытында, дөрес итеп мирасны рәсмиләштермәү җир турындагы законнарның бозылуын китереп чыгара. 
              Җир кишәрлеген үз белдеге белән үзгәртүне дә муниципаль җир контроле исәпкә ала. Җир кишәрлеген үз белдегең белән арттыру закон бозу ул. Кадастр инженеры тарафыннан рәсмиләштерелсә яки койма элекке урынына куелса җир контроленең сезгә дәгъвасы булмас.
                  Җир кишәрлегеннән максатчан файдаланмау республикада, шулай ук безнең районда да киң таралган. Сезнең йорт салу өчен җир кишәрлегегез бар ди.  Шәхси ярдәмче хуҗалыкка атап бирелгән участокта яки ишек алдындагы гаражда  шәхси эшмәкәрек белән шөгыльләнү тыела. Бу җир кишәрлегенән законсыз файдалану дип атала.  Машина төзекләндерелә торган участок эшмәкәрлек өчен аерым рәсмиләштерелергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев