Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советы сессиясеннән: "Торак контроле" нәрсәне аңлата?

15 ноябрьдә узган чираттагы район Советы сессиясендә депутатлар 3 төрле муниципаль контрольне: "Торак муниципаль контроле", "Җир контроле", "Төзекләндерү контроле"н гамәлгә кертү буенча карар кабул итте. Бу карар турында журналистларга Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева аңлатты.

                 2020 елның 31 июлендә Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль буенча яңа федераль канун кабул ителде. Электән муниципаль яки дәүләт контроленең төп бурычы- юридик затларның закон бозу очракларын табу, штраф салу булса, хәзер күбрәк закон бозу очракларын кисәтүне күздә тота. 


              Бердәм тикшерү реестры төзелә, реестрда федераль, республика, муниципаль тикшерү үткәреләчәге, үткәрелгәннәренең нәтиҗәләре турында мәгълүмат куела. Әлеге программаны прокуратура күзәтүдә тота, кайсы оешмаларга тикшерү керәчәге турында электрон чыганакта күренеп тора.  Әгәр реестр сайтында мәгълүмат куелмыйча сезнең оешманы тикшерергә киләләр икән, сезнең тикшерүчеләрне оешмагызга кертмәскә тулы хокукыгыз бар. 

                                                 ТОРАК КОНТРОЛЕ
"Торак контроле"нә барлык күпфатирлы йортларны тикшерү һәм башка вәкаләтләр йөкләнә: торак булмаган йорттан торак йортка әйләндерү, планировканы үзгәртү, газны дөрес итеп ялгау һәм башка факторларны инспекторлар тикшереп торачак. Төгәлсезлекләр табылганда, сезгә кисәтү ясала, акт төзелә, материалларны судка җибәрелә һәм штрафка тарту күздә тотыла. Әлеге контроль өчен район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Сирина Шәехова җаваплы итеп билгеләнде.

           2022 елның 1 гыйнварыннан әлеге эшчәнлек “Торак секторы”исеме астында дәвам ителәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев