Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район тормышында якты эз калдырган Дилшат Анамов вафат

Райондашыбыз, озак еллар җирле хакимияттә район башлыгының беренче урынбасары, Башкарма комитетны җитәкләгән, “Актаныш агрегат заводы”на нигез салган, район яшәешенә, аның икътисадый үсешенә саллы өлешен керткән Анамов Дилшат Мирзариф улы вафат.

Агымдагы елның гыйнвар аенда аңа 55 яшь тулган иде. Якыннарының, туганнарының, тормыш иптәше Гөлнара ханымның авыр кайгысын уртаклашабыз.
Дилшат Анамов Татар Ямалысы авылында, совхоз директоры Мирзариф ага гаиләсендә дөньяга килә. Белем бирү йортларын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч “Арип” МПның коммерция директоры, аннан “Ак Барс” банкның Актаныштагы вәкаләтле белгече булып хезмәт куйды. Актаныш РУЭСын җитәкли һәм 2001 елның июленнән район хакимияте башлыгы урынбасары, 2005 елның гыйнварыннан район башлыгының беренче урынбасары, 2006 елдан башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган иде.
2008 елда “Актаныш агрегат заводы” директоры итеп билгеләнә.
Тормыш – мизгел. Һәркем аны лаеклы узарга тиеш. Дилшат Мирзариф улы безнең күңелләрдә үрнәк эшләре, матур гамәлләре белән калачак. Әтисе, бабасының туган авылы Түбән Гәрәйдә, абыйсы Ришат белән мәчет салдырып, мәдрәсә ачкан иде алар. Аны һәм җирлегебездәге башка иман йортларына ярдәм күрсәтеп, кайгыртып тора иде ул...
Дилшат Мирзариф улының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев