Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда соңгы көннәрдә булган гадәттән тыш хәлләр сулыкларда уяу булуны таләп итә

        Бүген Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Сәбәбе- район сулыкларында соңгы көннәрдә булган фаҗигале вакыйгалар.

             1 июльдә "Актаныш басмалары" ял паркындагы буада икенче төркем инвалид ир-егет балык тотканда аягы таеп китеп суга төшә һәм бата. Аның белән бергә балык тотучы дусты, ул да 2 төркем инвалид, коткарырга тырыша. Әмма балык тоту фаҗига белән тәмамлана. 

              Икенче очрак кичә, 3 июль көнне була. Агыйдел буена ял итәргә килүчеләрнең машинасы елгага төшә. Руль артында йокыга талган шофер могҗиза белән исән кала. Автомобильне су күмеп китә, бәхеткә, коткаручылар ярдәме белән техниканы судан тартып алалар. 

          Район гадәттән тыш хәләр бүлегеннән Мияссәр Зарипов әлеге вакыйгалар буенча аңлатма бирде һәм үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. 

          Актаныш районы территориясе сулыкларга бик бай. Кызганыч, елгаларда әледән-әле фаҗигаләр булып тора. "Актаныш басмалары" ял паркындагы буада да өченче һәлакәт теркәлде. 

             Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ильясов  "Актаныш басмалары" ял паркындагы буаны, балык тоту урынын калдырып, киртәләп алырга кирәклеген белдерде. Авыл җирлеге башлыкларына җирлектәге елгаларга "Су керү тыела" дигән аншлаглар урнаштыру бурычы куелды. Утырыш барышында рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучыларны һәлакәтләрдән саклау максатыннан җаваплы органнар тарафыннан рейдлар оештыру кирәклеге әйтелде.

            Ленар Рафак улы утырышны йомгаклап, райондашлар су коенырга еш  йөри торган урыннарның барысына да тыю билгеләре кую, хәтта су буена илтә торган юл буена да бу хактагы ашлагларны урнаштыру кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев