Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашларыбыз Татарстан Республикасының мәртәбәле бүләкләренә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «АКТАНЫШ-АГРОПРОМСНАБ» ҖЧҖ директоры Шәехов Шәйхенур Тимербай улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.


«Актаныш» агрофирмасы «ҖЧҖенең баш агрономы Сәлахов Мирас Мәүләү улына "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелде.

«Наратлы» ҖЧҖнең ясалма орлыкландыру технологы Исламова Альбина Әхияр кызына «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

"Әнәк" агрофирмасы хисапчысы Хәмзина Гөлсинә Гаян кызына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
 

Әлеге бүләкләр якын арада үз хуҗаларына тапшырылачак.

 

“Башак" ҖЧҖ ферма мөдире Габдуллина Нурания Равис кызына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале кичә, 24 февральдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясендә тапшырылды. Нурания Габдуллина әлеге мәртәбәле бүләкне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. 

(фотода)
 

Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!

Мәгълүмат һәм фотолар "Рәсми Татарстан" сайтыннан, инстаграм челтәрендәге habar_aktanysh аккаунтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев