Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашыбызга ярдәм итеп булмасмы?

Хөрмәтле райондашлар! Яңа Җияш авылында гомер кичерүче Шәймәрданов Муллагали Арыслан улы сездән ярдәм сорый.

Эш шунда, Муллагали абый машина йөртү таныклыгын, иминиятләштерү полисын һәм үзенең инвалид булуы турындагы справкаларын югалткан. Бер атна чамасы вакыт үтсә дә, документларны табучы, хәбәргә керүче булмаган.

 

Сезгә мөрәҗәгать итәбез, дуслар, бәлки сез бу хакта ишеткәнсездер, бәлки ул документларны тапкансыздыр? Шулай була калса, аларны редакция бинасына кертеп бирүегезне үтенәбез!

 

Әлеге документларны кабаттан ясату Муллагали Арыслан улыннан шактый вакыт һәм чыгымнар таләп итәчәк, битараф калмасагыз иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев