Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районның Җәмигъ мәчетендәге дини лагерьда 60 бала ял итә (фотолар)

Актаныш районында 2006 елдан башлап балалар өчен дини лагерьлар оештырыла. Быел да Актанышның үзәк мәчетендә иртәнге якта ир балалар, төштән соң кызлар өчен дини лагерь эшли. Лагерьның төп максаты яшь буынны әдәп –әхлакка өйрәтү.

Актаныш районында 2006 елдан башлап балалар өчен дини лагерьлар оештырыла.

Быел да Актанышның  үзәк мәчетендә иртәнге якта ир балалар, төштән соң кызлар өчен дини лагерь эшли.

Лагерьның төп максаты яшь буынны әдәп –әхлакка өйрәтү. Шулай ук дини кауннар- намаз уку, тәхарәт алу тәртипләре турында да дәресләр бирелә.

 Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин:

- Безнең балалар ризыкның киң, бәрәкәтле вакытында яши. Мул тормышта гомер итәбез, көнкүрештә барлык эшне техника башкара. Балаларга җәйге чорда элекке кебек печән чабу, басуда чөгендер утау, су ташу кебек хезмәт тәрбиясе азрак эләгә. Ял вакытында балалар динебезне, Коръән китабын өйрәнсәләр без бик шат булыр идек.

           Егермедән артык ир бала ике төркемгә бүленеп дини гыйлем үзләштерә. Кызларның саны кырыктан арта. 29 июньнән 9 июньгә кадәр дәвам итүче лагерьда имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Гыйздәтуллин кечкенәләр төркеме белән шөгыльләнә.  Кечкенәләр гарәп хәрефләрен танып-белергә, кыска сүрәләрне яттан өйрәнәләр.

Реклама

      Руслан хәзрәт әйтүенчә, балалар дини гыйлемнәрне бик тиз алдыра. Дәресләрдән соң, мәчет ишек алдында хәрәкәтле уеннарда катнашалар. Иганәчеләр китергән күчтәнәчләрдән мәчетнең ашханәсендә  төшке аш әзерләнә. Руслан хәзрәтнең җәмәгате Эльвира ханым мәчеткә йөрүче хатын-кызлар белән төрле ризыклар әзерләп балаларны сыйлый.

          Мәчеткә йөрүчеләр иман йортында балаларның ничек шөгыльләнүләрен күреп кайтып китәләр. Икенче көнне иганә ярдәме күрсәтәләр. Моның өчен хәзрәтләр райондашларыбызга бик рәхмәтле.

Күҗәкә, Яңа Кормаш, Чуракай авылында да быелгы җәйдә мәчет каршында лагерьлар эшли.

- Балалар мәчетнең нәрсә икәнен, анда нәрсә эшләгәннәрен кечкенәдән белеп үссеннәр. Үзенең халкына хезмәт итүче, намазын укыган, җомга намазына мәчеткә йөри торган, дини бурычларын үтәүче мөселманнар булып үсеп җитсеннәр,- дип, теләкләрен әйтте Руслан хәзрәт Мортазин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев