Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РАЙОНЫБЫЗ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ АКТАНЫШ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ БЕЛӘН ОЧРАША

Районыбыз эшмәкәрләре 2021 елда 7 миллиард сумнан артыграк акча эшләгән.

Районда эшмәкәрләрнең саны 3 меңнән артып китә. Нигездә, безнең эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү,  транспорт, сәүдә,  көнкүреш һәм башка хезмәтләр күрсәтү буенча махсуслашкан. 

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева район эшмәкәрләренең 2021 елдагы эшчәнлеген  анализлады, авыл җирлекләрендә үзмәшгульләрне арттыру максатын куйды. Эшмәкәрләрнең эшчәнлеген киңәйтү мәсьәләләре күтәрелде. Мәсәлән, каз үстерүдә, каз итен җитештереп сатуда Россия буенча танылу алган Рамил Гыйлаҗев казларның баш саннарын 39 меңгә җиткерергә тели. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов эшмәкәрләр белән ай саен очрашып проблемаларны уртага салып сөйләшү көнен билгеләде. Айның соңгы сишәмбесендә, 14.00-16.00 сәгатьләрдә үзмәшгульләр, эшмәкәрләрне район башлыгы Энгель Нәвап улы кабул итәчәк.

Башкарма комитеттан Алия Шакирова район эшмәкәрләрен Россия биржа мәйданында теркәлергә өйрәтте.

ТР Эшмәкәрлек фондының Актаныштагы вәкиллеге җитәкчесе Алмаз Нурлыев @almaz_aktanysh үзмәшгульлргә ярдәм проектлары турында таныштырды.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә күрсәтелүче дәүләт ярдәме турында сөйләде. Быел үзмәшгуль булып теркәлгәннәргә 150 мең сум күләмендә акча бирелә. Шулай ук башка акчалата ярдәмнәр күрсәтелә.

Эшмәкәрләр бүген хөкүмәт кайгыртуын тоеп эшли, алар үз проблемалары белән ялгыз түгел. Районда танылган юрист Рөстәм Вәлиев 
җәмәгать башлангычында район эшмәкәрләренә юридик ярдәм күрсәтә. Эшмәкәрләрне, үзмәшгульләрне Рөстәм Вәлиев  атнаның җомга көнендә 14.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итә.

Очрашу барышында эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын җитәкче- белгечләргә юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев