Актаныш

Районыбызның автобус йөртүчеләре пассажир булып Бөек Болгарга сәяхәт кылды

Җәйге көннәрне һәркем үзенчә оештыра, кемдер чираттагы ялын алып диңгез буена юл тота, кемдер йорт-җирен төзекләндерә, кемгәдер әле хезмәт урыннарында эшләргә туры килә. Автотранспорт оешмасы җәйнең иң матур, кояшлы көнендә коллектив хезмәтчәннәренә күңелле һәм файдалы ял бүләк иткән- изге Болгар җиренә сәяхәткә баруны оештырган. Бу юлы  автомобиль йөртүче шоферлар үзләре пассажир булып сәяхәт итте.  

            Районыбызның автотранспорт предприятиесе коллектив хезмәтчәннәре өчен 3 июльдә тарихи истәлекләргә бай борынгы Ватаныбыз-  Болгар шәһәрчегенә сәяхәт оештырды. Барысы 29 пассажир- автомобиль йөртүчеләр, аларның гаилә әгъзалары балалары, оныклары белән иртәнге сәгатьләрдә үк Болгарга юлга кузгала.

Болгар шәһәренә барып җитүгә үк актанышлыларны биредәге матурлык, бай тарихи истәлекләр, гүзәл табигать таң калдыра .

           Татарстанда туризм зур үсеш кичерә.

Аеруча Бөек Болгар иленең йөрәге булган Болгар шәһәрендә туризм стандартлары буенча мөмкинлекләр тудырылган. Моңа, әлбәттә, соңгы елларда алып барылган киңкырлы төзекләндерү  эшләре һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу зур йогынты ясый. 

Болгар шәһәре быел аеруча матурланды, тарихи ядкарьләргә баеды. Биредә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, ерак чит илләрдән дә туристлар еш кунак була.

 

Райондашларыбыз да изге Болгар җиренә бик теләп баралар.

Автотранспорт оешмасында эшләүчеләр һәм аларның якыннары кичәге сәяхәттән бик канәгать калган, әлеге файдалы һәм күңелле ялны оештырган Айзат Шакировка аеруча зур рәхмәтле алар. 

             4,5 сәгатьлек экскурсия вакытында Ватаныбыз тарихы турында искиткеч күп мәгълүмат бирелә, уникаль экспонатлар белән танышу, риваятьләр тыңлау, моннан берничә гасыр элек булган тормыш-көнкүрешне үз күзләрең белән күрү-барысы да сәяхәтчеләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдыра.

 

           Райондашларыбыз "Хан төрбәсе" һәйкәле янында да булалар. Бу тарихи ядкарь безнең өчен аеруча кадерле. 2010 елдан якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча безнең районда да бик күп чаралар уздырылды. Оешмалардан, аерым кешеләрдән, җитәкчеләрдэн, эшмәкәрләрдән фонд файдасына саллы гына акча күчерелде. 2012 елда Изге Болгар җирендә Актаныш муниципаль районы халкы җыйган акчага "Хан төрбәсе" комплексы төзекләндерелде. Шул уңайдан Спас районы тарафыннан "Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде.

 

 

Сәяхәт турында, хөрмәтле укучыларыбыз, "Актаныш таңнары" газетасының алдагы санында тулырак таныша алачаксыз. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: