Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбызның нәни кызы "Актаныш таңнары" газетасының котлау хатына лаек булды (фоторепортаж)

Бүген районыбызда яшәүче Индаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга.

                 Наил һәм Алсу гаиләсенең кызлары туу шатлыгын районыбызның Гражданлык актларын теркәү бүлеге дә аерым билгеләп үтте.       Чөнки сәбәбе бар- 2022 нче елда нәни кызчык ЗАГС бүлегендә  90 нчы булып теркәлде.

           Ә 90 саны “Актаныш таңнары” газетасы өчен быел аеруча истәлекле. Районыбызның бай тарихлы басма матбугаты 90 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә.

Шул уңайдан “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев бәбине бала тудыру йортыннан каршылау тантанасында катнашып, бәхетле гаиләнең шатлыгын уртаклашты. Наил белән Алсуны тәбрикләп котлау хаты тапшырды. 

 

Тәбрикнамә изге теләкләргә төрелгән: 

 

Кадерле Индаевлар!


Сезне нәниегез туу белән котлыйбыз. Истәлекле сан астында дөньяга килгән сабыегыз бәхетле бала булсын. 


Район ЗАГС бүлегендә 90 нчы булып теркәлде. Ә безнең “Актаныш таңнары” август аенда 90 еллыгын каршылый. 


Сабыегызга озын гомер, матур тормыш телибез. Үзегез дә авырмагыз, тигезлектә үстерегез, балалар куанычы күреп яшәгез! Һәм безнең “Актаныш таңнары” газетасының даими язылучысы булып, киләчәктә ныклы элемтәдә торыйк. Дөньягыз һәрвакыт түгәрәк булсын!


Ихтирам белән “Актаныш-информ” коллективы.

Раил Харисов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев