Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"РИВЬЕРА" АКВАПАРКЫНДА БАЛАЛАР АГУЛАНГАН: Җинаять эше ачылды

Казанда биш бала һәм бер өлкән кеше «Ривьера» аквапаркында агуланган, аларны хастаханәгә китергәннәр.

          Балалар хәзерге вакытта республика балалар клиник хастаханәсендә, берсе реанимация бүлегендә, хәлен табиблар тотрыклы, әмма авыр дип бәяли.  Тагын дүрт бала уртача авыр хәлдә хастаханәнең кабул итү бүлегендә күзәтү астында. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте өлкән кешенең шәһәрнең җиденче клиник хастаханәсенә китерелүен, табиблар тарафыннан тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итте.

        «Ривьера» аквапаркында балалар агулаганнан соң «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев