Актаныш

Роспотребнадзор өлкән яшьтәге кешеләрне өй режимында яшәргә чакыра

26 марттан 15 апрельга кадәр өлкәннәр арасында үз үзеңне изоляцияләү төгәл үтәлергә тиеш.

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Роспотребнадзор белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне өй режимында яшәргә чакыра.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кибетләргә мөмкин кадәр сирәгрәк барырга, сәүдә үзәкләренә, кафе һәм театрларга йөрмәскә киңәш итәләр. Бу, барыннан да элек, авыруның өлкән яшьтәге кешеләргә тизрәк йогуына бәйле.

Реклама

Ялгыз әби-бабайларга карантин вакытында волонтерлар ярдәмгә килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: