Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп Рәдиф Баһавиев билгеләнде (видео)

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге коллективына җитәкче тәкъдим ителде. Бүгеннән районыбызның баш тәртип сакчысы- Рәдиф Баһавиев.

           Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Рәдиф Җәүдәт улының хезмәт биографиясе белән коллективны таныштырганнан соң яңа җитәкчегә зур өметләр баглавын белдерде. Аеруча бүгенге вәзгыятьтә халык, район җәмәгатьчелеге белән эшчәнлекне көчәйтү кирәклеген әйтте.

            Алексей Анатольевич моңа кадәр  Актаныш районы буенча бүлеген җитәкләгән Марат Хуҗиевка рәхмәт белдерде. Марат Азат улы хәзерге вакытта РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары.

            Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та Марат Хуҗиевка районда башкарылган намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең хөрмәтләү хатын тапшырды. Ленар Рафак улы Рәдиф Баһавиевка яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм яңа бурычлар билгеләде. 

 

            - Райондагы тәртип сагын көчәйтергә,  бергәләп, кулга-кул тотынып райондагы социаль-икътисади мәсьәләләләрне чишәргә язсын безгә, - диде Ленар Зарипов.

           Рәдиф Баһавиев Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә үзенә ышаныч белдереп республиканың иң матур төбәге-  Актаныш районы буенча җитәкче итеп билгеләүләре  өчен рәхмәт әйтте. Үзе җитәкләячәк Актаныш районы буенча бүлекнең шәхси составына уңышлы эшчәнлек теләде.

Рәдиф Баһавиев Актаныш районына эшкә билгеләнгәнче «Танкодром», «Гвардия» һәм «Азино-2» полиция бүлекләрен җитәкләгән, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев