Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан хатын-кызларының казанышлары турында сөйләячәкләр

Бүген һәм иртәгә, 5 һәм 6 мартта, Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) уза торган «Россия» күргәзмә-форумында «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» бөтенроссия хатын-кызлар форумы узачак. Анда Татарстан вәкилләре дә чыгыш ясаячак, ә республика стендында аерым программа тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Аерым алганда, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Россия сәясәтендә хатын-кыз: чакырулар һәм мөмкинлекләр» лекциясен укыячак, ә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева «Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проектының нәтиҗәләре турында сөйләячәк.

Энҗе Дусаеваның лекциясе татар хатын-кызы дөньясына багышлана. Сәфинә Сөләйманова исә «АЙДА prosport» Татарстан спорт экипировкасы бренды мисалында брендинг һәм идентификация үзенчәлекләрен аңлатачак.

Гомумән алганда, форумда фән, мәдәният һәм иҗатның төрле өлкәләреннән экспертлар җыела. Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның мөһим роле турында сөйләшүдән һәм актуаль проблемалар турында фикер алышудан тыш, яңа проектлар презентацияләре оештырылачак һәм театр күренешләре күрсәтеләчәк, мастер-класслар узачак.

Әйтик, Татарстан стендында бу ике көн дәвамында «Кокон» иҗат лабораториясе һәм креатив индустрияләр мәктәбеннән мастер-класслар, шулай ук башка чаралар узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев