Актаныш

Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Пучы авылында үзизоляциядәге өлкәннәр белән очрашты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин бүген Актаныш районына эш визиты белән килде.

Озак еллар Мамадыш, Биектау районнарын җитәкләгән Рөстәм Кәлимуллин быелгы Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Татарстаннан депутат булып сайланды.

60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның үзизоляциясе вакытында депутат Пучы авылындагы өлкәннәрнең хәлләрен белде, күчтәнәч кабын тапшырды.

Хәзер Рөстәм Кәлимуллин Пучы авыл җирлеге Советының яңа бинасын ачу тантанасында катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: