Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзәк хастаханәдәге ремонт барышы белән танышты (фотолар)

Әлфия Когогина район үзәк хастаханәсенең төзекләндерү барышын карады. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Баш табиб Айдар Хәев поликлиникада кабул итү бүлмәләренең ремонтлауда каршылыклар булмавын әйтте. Февраль аенда башланган төзекләндерү август аенда тәмамланырга тиеш. Хастаханәнең проблемасы- тар профильле табиб-белгечләр: лор, невролог, уролог кебек белгечләрнең булмавы. Дәүләт Думасы депутаты  максатчан укыту программасы аша “целевикларны» укытып кайтарырга кирәклеген искәртте. Масатчан укыту программасы аша булачак уролог һәм невролог бүген ординатура уза, ләкин аларны бер-ике ел көтәргә кирәк. 
Әлфия Гомәр кызы хастаханәдә кем белән генә сөйләшмәсен , ак халатлыларның барысын да медицина хезмәткәрләре көне белән котлады. “Сезнең хезмәтегезнең никадәр авыр, җаваплы һәм безнең өчен кирәкле икәненә пандемия елы ышандырды, үзегез дә сәламәт булыгыз!”,диде ул очрашу ахырында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев