Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Татар Суыксуы авылында инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә булды

Актаныш районында социаль-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча депутатларның өч яклы килешүен рәсми рәвештә теркәгәннән соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Татар Суыксуы авылында инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә булды.

           Рөстәм Галиулла улы инвалид кеше тәрбияләүче гаиләгә азык-төлек җыелмасы белән ярдәм итте. 
          Илдар Хөрмәтуллин- 23 яшьлек егет. Тумыштан тормыш сынавына дучар-  каты авырый. Аяк өсте йөреп торса да урын өстенә калган вакытлары да бар. Андый вакытта әнисе һәм әтисенә бик авыр. Тиз генә егеткә медицина ярдәме күрсәтергә кирәк вакытлар була. Соңгы вакытта сәламәтлеге тотрыклы анысы.

        Җирлек башлыгы Гүзәлия Хамматуллина депутатка гаиләнең гозерен җиткерде- Илдарны йөртергә машинага мохтаҗ алар. Район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габделхәев бу мөрәҗәгатьне уңай хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев