Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россиядә бензин бәяләре төшә башлый

Белгечләр фикеренә караганда, ягулык бәяләренең очсызлануына берничә сәбәп тәэсир иткән.

              Россия төбәкләрендә бензин бәяләре очсызлана башлады. Бу турыда РБК хәбәр итә. 

            Басма мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта ягулык салу станцияләрендә бәяләр төшү күзәтелә. Алар бензинны биржада - сәүдәгәрләр аша яки турыдан-туры сатып алалар. Шулай итеп, 1 марттан 5 мартка кадәр Түбән Новгород, Сыктывкар, Салехард, Иркутск һәм Приморье өлкәсендә ягулык бәяләре төшкән.

Реклама

          Ләкин, бу тенденция башкаладагы ягулык салу станцияләренә кагылмый, анда элекке бәяләр тотрыклы булып кала бирә.

              Бәйсез ягулык берлеге вице-президенты Дмитрий Гусев әйтүенчә, ягулык бәяләренең үзгәрүенә берничә сәбәп тәэсир иткән.

“Зур нефть компанияләре биржага ягулык җибәрүне, җитештерүне арттырдылар һәм экспортны киметтеләр. Моннан тыш, Белаоруссия бензин җитештерүчеләре Россия базарына бензин һәм дизель ягулыгы бирә башладылар, моңа кадәр алар аны Украина һәм Балтыйк буе илләре базарларына озата иде ", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев