Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россиядә һәр яңа туган балага 100 мең сум акча күчерергә тәкъдим итәләр

Әлеге акчаларны яшь россияле балигъ булганнан соң куллана ала. Киләчәк буын фонды демография проблемасын хәл итәчәк.

Россиядә яңа туган балаларга счетлар булдырырга һәм аларга 100 әр мең сум акча күчерергә социаль тикшеренүләр институты директоры Максим Петунин тәкъдим иткән. Ул инициативасын  Премьер-министр Михаил Мишустинга да юллаган.

Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, мондый практика ата-аналарның үз балаларының киләчәгенә ышанычын арттырачак һәм илдә туучылар санын ишәйтү  өчен өстәмә стимул булачак. Петунин искәрткәнчә, кайбер нефть чыгаручы илләрдә охшаш инициатива күптән гамәлдә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев