Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Рөстәм Миңнеханов Алабугадагы фаҗигадән соң «Алабуга Политех» колледжы студентлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренә килде. Биредә зыян күргән биналарны карап чыкты, төзүчеләр белән сөйләште, кыска вакыт эчендә торак биналарны торгызырга кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» колледжы студентлары белән очрашты. Әңгәмә барышында ул балаларга сабырлык һәм патриотлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Күргәнемчә, сез бик түзем һәм батырсыз, сезне болай гына куркытып булмый. Ләкин сез уяу булырга, сак булырга тиешсез», - дип студентларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов . 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама сәнәгать кластерында булды һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев