Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ: Иж-Бубый мәдрәсәсе кебек  полилингваль гимназия дә татар дөньясына танылган шәхесләр бирер

Бүген Актанышта тарихи вакыйга - 10 еллык тарихы булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат яңа исем, яңа сулыш белән 2021-2022 уку елын башлаячак комплекска аяк басты.

 Хәзер районның, республиканың төрле төбәкләреннән җыелган сәләтле балалар өч катлы  «Адымнар — Актаныш» полилингваль гимназия–интернатта белем алачак. 
            «Адымнар — Актаныш» полилингваль гимназия–интернатны ачылу тантанасына укучылар гына түгел, аларның ата-аналары, укытучылары, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре дә алдан ныклап әзерләнде. 
         Тарихи мизгелләр кайтавазында безнең татар халкының элек-электән  укымышлы, белемле, гыйлемле булуга зур омтылышлы булулары ачык чагылды. Гимназия укучылары сүз тәмен, ямен ачык тоюларын, җыр биюгә осталыкларын Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм башка җитәкчеләргә, кунакларга күрсәтте. 
         Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 724 миллион сумлык белем бирү комплексы төзелешен тиз көннәрдә төгәлләгән “Грань» ҖЧҖ коллективына рәхмәт белдерде:

-     Актанышка бик зур өметләр баглыйбыз. Монда сәләтле балалар гимназиясе бик матур эшләп килә. Актанышның күп телле „Адымнар“ комплексы да республикада үрнәк булыр дип ышанып калам. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Актаныш гөрләп торсын, — диде Рөстәм Миңнеханов.
    Сәләтле балалар өчен уку йорты ачуда, төзелешләрнең башында торган, коллективны туплауда зур хезмәт куйган Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, гадәттәгечә, “Татар милләтенә шәхесләрне саф татар төбәге Актаныш та бирмәсә, кем бирер?”, дип, ун ел элек ачылган гимназияне тәмамлаучыларның тормышта үз урыннарын таба баруын билгеләп үтте.  
-    Россиянең төрле регионнарыннан килгән татар балалары милли мохитта белем һәм тәрбия ала. Заманында Европада танылган Иж-Бубый мәдрәсәсе кебек үк,  полилингваль гимназия дә татар дөньясына шәхесләр бирүен дәвам итәр, - диде Энгель Нәвап улы.
        Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев якташлары белән горурлануын, кайткан саен Актаныш төбәгендә яңалыкларның артып торуын әйтте. Мондый республикада ачылып уңышлы эшләүче уку йортларының Россиядә тиңе булмавын билгеләп үтте. 

 

               Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзар Музаев
Республика җитәкчелегенә  балалар өчен искиткеч шартлар тудырылган мәктәпләр системасы булдыруларына рәхмәт белдерде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев