Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Руслан хәзрәт Мортазин: Хәсрәтле вакытта хәзрәтнең һәм зират хуҗасының ярдәме бик кирәк

Соңгы ун елда Актаныштагы мәңгелек йортларда чыннан да тәртип елдан ел кими бара дип район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да борчылуын белдерде:

        -    Актанышта дини гыйлем бирүне оештырып җибәрүче остазыбыз Габдулла хәзрәт  тә зиратларга салкыннарга кадәр коелган яфрак, салам түшәтә иде.   Алда әйтеп үтелгәнчә кабер казу өчен җир туңмасынга бу шулай эшләнә.         
         Пучы авылындагы зиратны да мин райондашларга үрнәк итеп куям. Зират алдында машина кую урыннары, явым-төшемнән сакланырга япма ясалды. Шулай ук кабер казучылар чыланмасын өчен күчмә япма да бар. Мәет юу инвентарьлары, башка кирәк-яраклар саклана торган зират өе чиста, пөхтә. Якын кешеләрне соңгы юлга озату бик авыр вакыйга. Мондый хәсрәтле чакта авылдашларга хәзрәтнең, зират башлыгының ярдәме бик кирәк. Актанышта 4 мәчет эшли, аларның хәзрәтләре мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенә дә каршы килмәс дип уйлыйм. 
               Зиратларны чистарту өчен өмәләрне көтәргә кирәкми. Барыбызның да соңгы  йортыбыз шушында. 15 см күтәрелгән саен үләннәрен чабып торсак, олы итеп печән чабасы, тырмалыйсы да булмас иде. Зиартта чүп калдыру да бер дә ярый торган гамәл түгел. Безнең халык "Зираттан чүп алып чыгарга ярамый дип, буяу банкаларын, пумаласын, башкасын калдырып чыгып китә. Зират капкасы янына чүп өеме өелә дә өелә. Мондый ырымнарга ышану дөрес түгел. Кабер ташларына сурәт куерга да ярамый. Ташка Коръән сүрәләре язу да хупланмый, элекке кабер ташларына гарәпчә имля белән тематик шигырьләр язылган. 
                Руслан хәзрәт шулай ук башка диндәгеләрне зиратларга җирләүгә каршы. Бу турыда балаларга кечкенәдән аңлатырга, үз милләтең кешеләре белән гаилә коруның кыйммәтен, башка милләт кешеләре белән кушылганда олыгайгач проблемалар килеп чыгуын сөйләргә кушты. 
               Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова рус милләтеннән булган мәрхүмнәрне Яңа Әлем зиратының бүлеп алынган бер өлешендә, Киров авылы янында һәм Михайловка авылында җирләп булуын әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Актанышның РТС зиратында да башка милләт мәетләрен җирләү урыны бар.