Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хәрби хезмәттә “С” категориясе булганнарга ихтыяҗ зур

Язгы чакырылыш әйбәт кенә үтте. Күпчелек егетләребез үз теләкләре белән армия сафларына китте.

Кайберләрен көзгә калдырдык. Чөнки язгы чакырылышка кеше азрак алына. Көзге чакырылышка егетләр күбрәк чакырыла. 
Бигрәк тә «С» категориясе булган шоферларга ихтыяҗ зур. 
Актаныш технология техникумында егетләрне шоферлыкка укыттык. Шулай ук ДОСААФ оешмасы булган Түбән Кама, Казан, Минзәлә  шәһәрләренә дә «С «категориясенә укырга җибәрә алабыз. 
Шуның өчен сәламәтлекләре яхшы булган егетләр соңгы курсларда белем алганда, параллель рәвештә «С» категорияле шофер белгечлегенә дә укысалар, әйбәт булыр иде. Теләге булганнар район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итсеннәр иде. 
Хәзер көзге чакырылышка әзерлек бара. Егетләрне барлап чыктык. 1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана. Ул 31  декабрьга кадәр дәвам итәчәк. 
Көзге чакырылыш авыррак бара. Алда билгеләп үткәнчә, күбрәк кеше җибәрергә кирәк, кайбер егетләр тагын укырга керә, яисә эшкә урнашкан булалар. Тагын бер тапкыр шуны искәртәсе килә, егетләргә отсрочка бер тапкыр гына бирелә. Мәктәпне тәмамлаганчы,  мәктәпне тәмамлагач урта һөнәри һәм югары уку йортларына укырга кергәндә. Ә 9 нчы сыйныфны тәмамлап, техникумнарда белем алганнан соң, шул юнәлеш буенча югары уку йортларына керергә теләгән егетләрнең бу икенче тапкыр укырга керүе булып санала. Һәм ул егетләргә икенче отсрочка бирелми. 11 нче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортында башта бакалаврга, аннан магистратурага, аспирантурага укырга керүчеләргә генә икенче, өченче отсрочка бирелә. Шул рәвешле 28 яшькә кадәр укучылар бар. Армиягә 27 яшькә кадәр генә алгач, алар автомат рәвештә армиягә бармый калалар. 27 яшькә җиткәч, алар хәрби билет алалар. Ләкин шуны искәртү зарур, бакалаврдан магистратурага, магистратурадан аспирантурага кергәндә, хәрби медицина каравы үтеп, отсрочка алырга тиеш була. 
Үткән көзге чакырылышта планны үтәмәгән идек. 14 егеткә эш кузгаттык. Аның өчесе каралды. Егетләр штрафка тартылды. Шул егетләр арасыннан икесе язгы чакырылыш вакытында армиягә барырга телибез дип килделәр. Аларның документларын 
тикшерү комитетыннан кире 
чакыртып алдым. Һәм аларның берсе армиягә китте. Берсе, сәламәтлеге әйбәт булса, көзге чакырылышта барыр дип торабыз. 
Язгы чакырылышта җинаять эше кузгату өчен тагын 4 материал җибәрдек. 

Район хәрби комиссары Ленар ӘХМӘТҖАНОВның әлеге язмасын тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының 2 сентябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев