Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сабитовлар гаиләсе Чабаксарда узган "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында III урын яулады

Бүген, 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Идел Федераль округында яшәүче күпбалалы гаиләләре арасында "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсының финалы узды. Өч көн буе барган конкурста Татарстан Республикасын тәкъдим иткән районыбызның Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе мактаулы III яулады. 

14 төбәктән килгән гаиләләр арасында призлы урынга лаек булу зур уңыш. I урында Ульяновск,  II урында Нижегород өлкәсе гаиләләре. 

 

- Номинацияләрне игълан иткәндә бик дулкынландык, Сабитовлар гаиләсен башка төбәкләрдән килгән катнашучылар да бик яратты, аларның чыгышларын һәрвакыт көчле алкышларга күмделәр, - дип хәбәр итте гаиләне бәйгегә әзерләп алып барган район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.

 

Венера һәм Алмас Сабитовлар 13 бала тәрбияләп үстерәләр, аларның 8-е тәрбиягә алынган ул-кызлар. "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында әлеге уңган, күркәм гаиләнең 9 җимеше катнашып җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев