САК БУЛЫГЫЗ, МОШЕННИКЛАР!: Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге кисәтә

Әгәр инде шундый күңелсез очракка тарыгансыз икән, 02, 3-04-02 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтырату да мөмкин.
Социаль мошенниклык фактлары арту сәбәпле, шулай ук гражданнарның мөлкәтенә финанс зыян килүне булдырмау, кисәтүгә юнәлдерү максатыннан, республикада "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе үтә. Акция 29 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итә. Акция барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан райондашлар белән очрашулар үткәреләчәк, мошенниклар тозагына эләкмәү буенча аңлату эшләре алып барылачак.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге гади генә киңәшләрне хәтерегездән чыгармасагыз, игътибар үзәгендә тотсагыз иде:
-нинди генэ сәбәпләр әйтсәләр дә, йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез;
-үзләрен социаль хезмәткәрләр яки башка төр ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштыручыларның документларын сорагыз, эшләгән урыннарына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;
-сездә бозым бар, ярдәм итә алам диючеләргә ышанмагыз;
-чит кешегә банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;
-туганың полициягэ эләккән, авариягә очраган дип, сезне куркытырдай башка төрле хәбәр җиткерүчегә ышанмагыз, иң элек туганыгызның үзенә, аның белән сөйләшә алмаган очракта, полиция бүлегенә шалтыратыгыз. Гадәттә киресен эшлиләр – туганы өчен борчылган корбан башта мошенниклар кушкан сумманы тиз генә алар әйткән адреска күчереп куя, соңыннан гына полициягә шалтырата. Акча күчергәнче полициягә шалтыратып, сорауны ачыкларга кирәк;
-авыр хәлгә юлыккан туганыгызга ярдәм итәм дип, үзен юрист, адвокат, хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыручыга акча бирмэәгез, абонент номерларына, башка төрле исәплэргә акча күчермәгез;
-әгәр интернет аша товар сатып алырга уйлагансыз икән, банк картагыз белән бәйләнеше булмаган телефон номерыгызны әйтегез;
-билгесез абоненттан нинди дә булса интернет-ресурска күчү турында хәбәр килгәндә, теләсә нинди сылтама (ссылка)буенча күчмәгез – телефоныгызга вируслы программа керергә мөмкин. Телефон номерыгызга бәйле банк картагыздан барлык акчаларыгызны салдырырлар;
-банк картагыз төзексез хәлгә килгән – “заблокирована” дигән хәбәр алуга, картаның икенче ягында күрсәтелгән «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз. Кирәк булганда паспортыгыз белән банк офисына мөрәжәгать итегез.
Хөрмәтле райондашлар, сезне алдарга, алдау юлы белэн акчагызга ия булырга омтылганнарын белсәгез, әле акчагызны күчергәнче, «эш узганчы», полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз!!! Әгәр инде шундый күңелсез очракка тарыгансыз икән, 02, 3-04-02 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтырату да мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.121300
-
25 май 2022 - 13:21Бүген Актаныш районы кадетлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Районыбыздагы һәрбер чараны ямьләп, матурлап, патриотик рух бүләк итүче кадетларыбыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.29403
-
25 май 2022 - 08:35Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж) Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.29400
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.37800
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.66400
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.13700
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.42900
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.32101
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА35800
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.53100
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
26 май 2022 - 15:23Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантыТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.30602
-
26 май 2022 - 10:55Район ветераннары пионер дружина Советының тантаналы линейкасын уздырдыБыел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Районыбызда әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Бүген аскы актаныштагы ветераннар йортында пионер дружинасы Советының тантаналы линейкасын уздырды.22001
-
26 май 2022 - 10:10Актаныш "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында яшелләнәРайоныбызда 30 апрельдән “Хәтер бакчасы” акциясе дәвам итә. Әлеге акциягә барлык авыл җирләре дә кушылды. “Хәтер бакчасы”на старт биреп Иске Байсар урманында 2 гектарда нарат үсетеләре утыртылды. 8 мең данә яшь наратны хәзер тәрбияләп, җил-яңгырдан саклап үстерәсе генә бар. Байсар авылының үзендә дә әлеге саф һава чыганагы урманарга ямь биреп утырачак. Өлкәннәр, балалар, авыл халкы бердәм булып 1100 төп үсентене туфракка утырта.12400
-
26 май 2022 - 09:12"Актаныш таңнары" газетасына язылган өч абунәчебез 1 айлык чебигә ия булды"Актаныш таңнары" газетасы үзенең абунәчеләре арасында отышларны еш үткәрә, бүләкләр дә һәрвакыт саллы һәм кирәкле. Бүген ун чеби уйнаттык. Әлеге отышта 1 апрельдән 25 майга кадәр язылу 262 абунәче катнашты.45300
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла103700
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.109100
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.98700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика