Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сак булыгыз- түбәләрдән кар ишелү куркынычы зур!

Һава температурасы үзгәреп торганда кар яву түбәдән кар төшү куркынычын көчәйтә. Шулай итеп түбәләрдән кар ишелү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу куркынычы арта. Бу хәлләрне исәпкә алып Актанышта күпфатирлы йорт түбәләрен кардан чистарту эше башланды.

            Түбәләрне кардан чистарту турында Төзекләндерү кагыйдәләрендә әйтелә

       Җәяүлеләр юлына карый торган яклардагы түбәләрне кардан чистарту, участокларны тотып алып һәм барлык саклык чараларын күреп,  бары тик тәүлекнең якты вакытында гына башкарылырга тиеш. Калган түбәләрдән, шулай ук яссы түбәләрдән карны эчке ишегалды территорияләренә төшерү зарур.

             

             Игътибар итегез, чистартучылар карны юлга ташламаганмы?


             Түбәдән җәяүлеләр юлына, җәмәгать транспортын көтү тукталышына, юлның машиналар йөрү өлешенә ташланган кар һәм боз кичекмәстән чистартылырга тиеш.

 

                       Кагыйдәләрне бозган өчен  җәза каралган


          Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гаепле затлар административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 маддәсе санкциясе кысаларында административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга - 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга - 15000 сумнан 30000 сумга кадәр, юридик затларга - 200000 сумнан 500000 сумга кадәр. Ел дәвамында кабат кылынган бозулар өчен штраф икеләтә арта.


                       Түбәдән кар төшкәндә корбан булмас өчен кагыйдәләрне истә тотыгыз!


          Биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда сак булыгыз, бигрәк тә кар явып үткәннән соң! Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтеп китәргә тырышыгыз. Кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зона эченә узарга омтылмагыз. Балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны потенциаль куркыныч турында кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев