Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

САБАНТУЙ-2022: Бүген авыл җирлекләрендә, иртәгә район үзәгендә Сабан туе

Актаныш районы Сабан туен спорт сөючеләр көтеп ала. Райондашларны, кунакларны бәйрәм программасы белән таныштырабыз.

9:00 сәг. – пляж волейболы: ир-атлар, хатын-кызлар. 
10:30 – милли көрәш: (үлчәнү – 09:00) балалар – 2004 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү) – 35 кг.,40 кг., 45 кг., 50 кг., 55 кг., 60 кг., 65 кг., 65 кг. югары; зурлар – 65 кг., 75 кг., 85 кг., 100 кг., 100 кг. югары.
10:00 – гер күтәрү: 14 – 17 яшькә кадәр (16 кг); 18-22 яшькә кадәр (24 кг); 22 яшьтән югары (36 кг).
10:00 – волейбол: ир-атлар, хатын-кызлар.
10:00 – шахмат: балалар (12 яшькә кадәрге кызлар, малайлар, 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар, егетләр); зурлар, ветераннар. 
11:30 – озынлыкка, биеклеккә сикерү: хатын-кызлар, ир-атлар. 
11:00 – чүлмәк вату: балалар. 
14:00 – автоузыш.
11:00 – йөгерү: хатын-кызлар (400 м, 1000 м), ир-атлар (800 м, 2000 м). 
11:30 – капчык белән сугышу: балалар, хатын-кызлар, ир-атлар. 
12:30 – ат чабышы: токымлы атлар, бригадир атлары, жайдаклар, татар атлары.
12:00 – йомыркалы кашык кабып йөгерү: ир-атлар, хатын-кызлар, балалар. 
12:00 – утын кисү: ир-атлар, хатын-кызлар.
12:30 – чиләк белән су ташу: ир-атлар, хатын-кызлар. 
12:00 – әтәчле баганага менү: барлык теләүчеләр. 
12:30 – авыш баганага менү: балалар, өлкәннәр. 
12:00 – иң көчле кешене билгеләү: ир-атлар, машина тарту. 
12:00 – ваннадан балык тоту: барлык теләүчеләр. 
12.00 – җилем тарту: барлык теләүчеләр. 
11:30 – капчык киеп йөгерү: балалар, зурлар.    
11:30 – тачка: ир-атлар, хатын-кызлар.
11:00 – кул көрәше: ир-атлар, хатын-кызлар. 
11:30 – муенлы аркан тарту: ир-атлар, хатын-
кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев