Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумы ачылды

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат тарих дөньясына чумды. Республикабызның иң күренекле тарихчылары бирегә «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумына җыелды. Форумны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат һәм «Мәгариф» журналы гамәлгә куя. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да оештыручылар рәтендә.

"Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары" форумы "Мәгариф" журналының 110 еллыгы, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган күргәзмә белән башланды.

 "Мәгариф" журналының бай тарихы, журналның гимназия белән уртак хезмәттәшлеген чагылдырган күргәзмә эше белән район башлыгы Ленар Зариповны, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанованы баш мөхәррир Сөмбел Таишева таныштырды.

Ленар Зарипов форум кунакларын сәламләп уңышлар теләде:

- Яшьләрне, балаларны тарихи нигездә тәрбияләү, аларга патриотик тәрбия бирү өчен тарихны тирәннән белеп, фактларга таянып эш итәргә кирәк. Туган ягыбызның, гореф-гадәтләребез, телебезнең халкыбызның данлы тарихында үз урыны бар. Форумның Актанышта узуы безнең өчен бик әһәмиятле. Якташыбыз, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тарихны кадерләүдә, саклауда безгә үрнәк. Бөек Болгар шәһәрчеген безнең киләчәк буыннарга калсын өчен яңадан торгызуны башлап җибәрде. Тарихны өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру бик четерекле, әмма мактаулы эш. Шушы эшегездә уңышлар телим,- диде ул тарихчыларга мөрәҗәгать итеп. 

Сөмбел Нурислам кызы исә төп чыгышына кадәр районыбызның мәгариф җитәкчеләренә матбугат чарасы белән актив эшчәнлек алып барулары, форумны оештырудагы хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдереп, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатын һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

Беренче чыгышны да "Мәгариф" журналы баш мөхәррире үзе ясады. Ул бөек татар әдибе Галимҗан Ибраһимов нигез салган "Мәгариф" журналының 110 еллык тарихын барлады. 

Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова укучыларны туган ягыбыз, кече Ватаныбызның тарихын өйрәтүгә зур басым ясалуын билгеләп узды.

Киләсе атнага, мәсәлән, 10-11 сыйныф укучылары татар ханлыклары проектында катнашачаклар.  Бүгенге форумда чыгыш ясаучы күренекле галим-тарихчыларны югары сыйныфларның үз күзләре белән күреп, фикерләре белән танышуы үзе үк кыйммәтле тарих дәресенә тиң.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев