Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Саннар сөендерми- ярты ел эчендә вафат булучылар туучыларга караганда өч тапкырга арткан

Ел башыннан Актаныш районында 76 сабый якты дөньяга аваз салган. Май аенда бәбиләр саны 8, аларның өчесе Актанышта, ә Иске Богады, Аккүз, Пучы, Иске Сәфәр, Татар Суыксуы авылларында берәр бала туган.

              Кызганыч, демографик күрсәткечләр сөендерми, көендерә. Вафат булучылар саны өч тапкырга артык. Ел башыннан 196, май аенда 35 райондашыбызны югалтканбыз. Иң күп үлем Актаныш авылында теркәлгән- 11 очрак. Татар Ямалысы 3, Яңа Әлем, Пучы, Иске Кормаш, Күҗәкә, Иске Богады, Түке җирлекләре икешәр, Киров, Актанышбаш, Әтәс, Мәсәде, Такталачык, Аккүз, Иске Сәфәр, Кәзкәй, Чалманарат җирлекләрендә берәр кеше мәрхүм булган. 2022 елда бигрәк тә Аккүз авылы җирлегендә халык саны кимегән, 13 авылдашлары бакыйлыкка күчкән. Татар Суыксуында 12, Иске Сәфәрдә 13 кеше вафат. 
           Эш яшендәге 5 райондашыбыз якты дөнья белән саубуллашкан, ел башыннан караганда 28 кешене югалтканбыз. Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләре эчкечелеккә барып тоташа. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев үлем сәбәбе итеп төрле авыру диагнозлары куелса да, бу чирләрнең алкогольне озак һәм күп куллану аркасында килеп чыгуын белдерде. Паталоганатом тарафыннан май аенда вафат булучылар- Актаныш авылында 1976нчы елгы, Яңа Әлем һәм Иске Сәфәр авылында 1974 нче елгы, Түке җирлегендә 1971 нче елгы ир-атларның барысында да зур күләмдәге алкоголь булуы ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев