Актаныш

"Сөембикә" журналы Пучы авылыннан Зариповлар гаиләсендә кунакта

– И-и-и, бәбекәйләрем, кайтып җиттегезме! Актаныш якларында һәр өйдә әнә шулай тәмле тел, үзенә бер якынлык белән каршы алалар. Матур итеп сөйләшә, бусаганы атлап кергән һәр кешегә якты йөз күрсәтә белә бу як халкы. Пучы авылында яшәүче Зариповлар гаиләсе дә әнә шундыйлардан...

Бар әле...
Яшьлек дәрте сүнмәгән Зәнфирә апада – кызлар шаянлыгы, Нәсыйх абыйда (аңа исемен кыскартып әнә шулай диләр) егет ләр дәрманы бар. 43 ел бергә яшәгән бу пар мөнәсәбәтен дә шаянлык, юмор саекмаган. Өлкәннәр кебек фәлсәфә дә куертмыйлар, болай яшәргә, тегеләй яшәргә кирәк дип акыл да сатмыйлар, алар ничек бар – шулай. Һәрвакыт елмаеп-көлеп торучы Зәнфирә апа – Пучы, Нәсыйх абый биш чакрым ераклыктагы Чәчер авылыннан. Нәсыйх абый бу авылга 5 нче сыйныфка укырга йөри башлый. «Укуга килүгә шуның белән таныштым», – ди ул. Күп еллар бер-берсенә терәк булып яшәгәннәр генә «шуның», «моның», дип – үз итеп, гади итеп сөйләшә. Бу сүзләргә тыйнак һәм яшерен ярату салынган кебек. Ир белән хатын шулай дип сөйләшә икән, димәк, тормышлары начар булмаган. 


– 7 нче класста парта артында бергә утырдык. 8 нче классны тәмамлаганда арттан килә башлаган иде инде. Мәктәп юлында шаярышып үтте инде балачак. Китапларда матур итеп язылган беренче мәхәббәт шул булгандыр инде безнең дә, – ди Зәнфирә апа.
– Нәмә дип атала әле?.. Ә, язмыш, диләр. Шулай язгандыр инде. Яратылгандыр инде, – ди хатыны янында утырган Нәсыйх абый ипле генә. 
Ә Зәнфирә апа сөйли дә сөйли... Ул инде безнең белән түгел дә кебек, гүя яшьлегендә...
– Армиягә озатып калдым. Егетләр килдеме артыгыздан, дисез. Килде инде, яшьлек бит. Дусларча гына сөйләшә идек. Әни, мәрхүм, Нәсыйхны бик ярата иде. Клубка чыгарга җыена башласам: «Кая барасың? Җегетең армия дә, йөрмә», – дип ачулана иде. Армиядән кайткач, бер ел йөрдек тә, салкын 1978 ел ахырында өйләнештек. «Трой ка»лар белән алып китте мине авылларына. Ике атка төялеп туйга килделәр. И-и-и, замана, име. Әти-әни белән яшәдек башта. Илгизәрем шунда туды әле. Нәсыйх авыл хуҗалыгы предприятиесендә шофер булып эшләде, мин бәбәй белән – өйдә. Бианаем үз әнием кебек булды. Миңа «малай» гына ди торган иде. Дус кызы итеп күрде. «Әйдә, малай, тагын юындырып алыйк», – дияр иде дә, бергәләп Илгизәрне су кертә торган идек. Бик якын булдык. Хәзер менә киленнәрем шулай – кызларым кебек...


Уллары Илгизәр белән Илназны да үзләре кебек эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Әйе, авылда ялкаулар күркәм, җитеш тормыш алып бара алмый ул. Уңганнар гына үз юлын таба. Алты ел элек уллары, үсеп килүче үз уллары белән әти-әнисенә йорт салып бирә. Бу гаилә һәрвакыт көлешеп кенә яшә мәгән. Сынаулар да узганнар...
– Искә алсаң, тарих күп бит инде ул, – дип сөйләп китте Зәнфирә апа, ул чакларны искә төшереп. – Без ике тапкыр яндык. Беренчесендә төн уртасында сараебыз яна башлады. Йоклый алмый ята идем. Бабай белән чыгып йөгердек. Мунча-сарайлар янып бетте. Өч ел үткәч, кыш уртасында бернәрсәсез карда басып калдык, балакаем. Ике күрше бер түбә астында яши идек. Аларда ут чыгып, бөтенләй янып беттек. Анда да Аллакаем саклагандыр. Төн уртасында уянып киттек. Мин әйтәм, ике як әниләрне карап – хөрмәтләп, тәрбия-ләп соңгы юлга озаттык, шулар ның догалары кабул булгандыр. Бәхетебезгә, улыкайларым икесе дә авылда бит. Түр башларына алып кайтып утырттылар. Пенсиягә чыгар алдыннан йорт салдык. Нә сыйх «Челтәр компаниясе»нең Актаныш районы базасында – электромонтер, мин мәктәптә техник хез мәткәр булып эшли идем, эш урыннарыбыздан бик ярдәм иттеләр. Улыкайларым нык булышты. Балалар 

нык булышты. Балалар, туганнар көче белән генә күтәрдек бу йортны. Ике оныгым – Рузи лем белән Раилем үзлә рен нән дә зур газобетон блоклар күтәреп эшләп йөргәндә и-и-и жәлли идем сабыйкайларымны... 


Нәсыйх абый белән Зәнфирә апа икесе дә пенсиядә. «Мин хатынга «бар әлегә» эшкә кердем, буш утырганым юк», – дип шаярта йорт хуҗасы. «Әй, шуны, тирә-күршеләргә дә шулай дип сөйләп йөргән әле. Соң, әйтәсең инде, «бар әле, моны алып кер», «бар әле, моны эшлә», дисең инде... Бабайга кушмый, кемгә кушыйм», – дип елмая Зәнфирә апа. «Пенсиядә булсак та, үзебез өчен вакыт юк әле», – ди алар. Бу сүзләрне көенеп түгел, сөенеп әйтәләр. Татар халкы шулай инде ул, баласы тудымы, гомерен шуңа багышлый. Чит илдәге өлкәннәр кебек: «Без сезне үстердек, хәзер үз балаларыгызны үзегез үстерегез», – дими. Аякта йөриләр икән, сөенә-сөенә ярдәм итәләр. Оныкларны күрергә зар булып яшәмиләр бу гаиләдә, көн саен «әбекәй-бабакай» (Актаныш ягында гына әби-бабайга әнә шулай ягымлы итеп эндәшәләр – Ч. Г.), «дәү әни-дәү әти», дип, килеп керә балалар. Өлкәннәр өчен бәхет шушы түгелме инде?!


Улыкайларым, кызкайларым...
Илгизәр белән Илназга әти-әнисе авылда калыгыз дип тә, китегез дип тә әйтмәгән. Егетләр үзләре хәл иткән. Икесе дә, мәктәпне тәмамлагач, шәһәрдә берәр ел укып кайталар да авылда эшли башлыйлар. Әтиләре кебек, ике се дә «Челтәр компаниясе»ндә эшли. Дөрес, Илназ читкә китеп эшләп карый әле, әмма кире кайта. Хәзер абый белән энекәш бер-берсенә терәк булып яши. «Эшкә дип чакырса, үзеңнекен куеп торасың да, барасың. Ярдәм итәсе килә бит», – ди туганнар. 
Язмышларын да Пучыдан таба алар. Илгизәр шушы авыл кызы Резедага өйләнә. Кечкенәдән үк очраша башлыйлар. Егет Резедасының мәктәп тәмамлавын гына көтә дә, алып та кайта. Иртә өйләнүенә әти-әнисе дә каршы килми. Килен – күз алларында үскән бала. Ул гына түгел, хөр күңелле Зәнфирә апа улы белән кыз арасында почтальон да була әле. Илгизәрнең шигырьләр чыгарып язган хатын мәктәптә шыпырт кына Резедага тапшыра, Резеданыкын – улына. Менә шундый ышаныч була әни кешегә. Иртә өйләнешкәч, инде менә ике пәһлеван егетләре үсеп килә. Рузил – Актанышта техникумда, Раил Минзәләдә педагогика көллиятендә белем алалар. Баһадир гәүдәле, чибәр егетләр – гаилә горурлыгы, эштә нык терәк. Рузил киләсе елга армиягә барырга җыена. «Армиядә булмаган егет – егет түгел, диләр, барам», – ди ул. Малайлар үсеп җитүгә алып кайткан кызлары Зәмирәгә дә инде 9 яшь. «Көтелгән бала, – ди Резеда, абыйларына елышып утырган кара шомырт күзле иркә кызына карап. – Зур күзле кыз алып кайтырга хыяллана идем. Насыйп булды, Аллага шөкер».


Кече киленнәре Гөлназ – Актаныш авылы кызы. Чаллы пединститутын тәмамлагач, Пучы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытырга килә дә, авылның иң чибәр егетенә кияүгә чыга. Шунысы кызык, мәктәптә эшләгән Зәнфирә апа чибәр укытучы кызга: «Минем киленем булырсың әле», – дип йөри. «Белмисез шул, бу авылда ошаткан кешем бар инде», – ди эченнән генә Гөлназ. Зәнфирә апа Илназның әнисе икәнен, аларга килен булып төшәсен, кайнана белән бик тату яшәячәген белми әле. Ул вакытлардан күпме гомер үткән инде. Илназ да хәзер югары квалификацияле белгеч. Читтән торып югары белем алган һәм шул ук оешмада инженер булып эшли. «Икәү имтиханнар биреп, укырга кердек. Икәү контроль эшләр эшләдек. Бер контроль эшкә – бер күлмәк, дия идем. Укытучы кеше күлмәк ала бит инде ул», – дип сөйли Гөлназ. Ике кыз үстерәләр. Татар кызларына хас тыйнак булган Алинә «Адымнар-Актаныш» мәктәбендә 9 нчы сыйныфта укый. Кече кызлары Лилиана – 4 нче сыйныфта. 

Килендәшләр булып яшәве ничегрәк соң? – дибез янәшә утырган Гөлназ белән Резедага.
«Гөлназ килен булып төшкәннән бирле дус-тату яшибез. Бер-беребезгә ярдәм итәбез», – ди Резеда. «Хәзер менә үрдәк өмәләре башлана. Резедага ышанып торам инде. Безнең кызлар гына булгач, Илназга өй арасында ярдәм итәргә кеше юк. Карап торганыбыз – егетләр. Эшкә аларны чакыра абыйлары. Быел, әнә, без су кереп кайтканчы, бәрәңгене күмеп тә чыкканнар, рәхмәт яугырлары. Бик булдыклылар!» – ди Гөлназ.

 


Үзара ярдәмләшеп гомер итә алар. Әбекәй белән бабакай да оныклар тәрбияләүгә өлеш кертә. «Әле менә Зәмирә кызым белән тапкырлау таблицасы өйрәнәбез», – ди әбекәй. Өйләре мәктәп янында гына булгач, биш онык та укудан монда кайткан. Шушында ашап, уйнап, дәрес әзерләп, кич кенә үз өйләренә кайтып китәләр. Кирәк булса, әбекәйләре велосипедка утыртып «Иҗат»ка (авылдагы балалар иҗат үзәге – Ч. Г.) илтеп куя. Салкын көндә бабакай машинасын кабыза. Хәзер инде ике онык кына авыл мәктәбендә укый. «Безнең сезон керде инде менә. Таксовать итәбез», – дип көлә Зәнфирә апа. Әтиләренә рәхмәт әйтеп туя алмый киленнәр. Бабыкай һәр атнаны 40 чакрым ераклыктагы Актанышка оныкларын илтеп куя, барып ала. Алинәне инде 5 нче класстан бирле шулай йөртәләр. Районның данлыклы мәктәбендә укыйсы килә аның. Олимпиадада җиңү яулагач, мәктәп үзе чакыра. Әтисе белән баралар да, урнашып та кайталар. Теләк – бер, ияләшү – башка. Кечкенә кызчыкка авыр була өйдән чыгып китәргә. Сагынышалар! «Төннәрен торып утырып, шул баланы сагынып елый идем. Әтисе кистереп әйтте: «Баргач, укысын», – диде. Тырышты инде сабыйкаем», – ди әбекәйләре. Алинә җиткән кыз инде. Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда призлы урыннарга ия. Рус теле буенча халыкара олимпиадаларда катнаша. Татар районында татар мәктәбендә укыган бала да әнә шундый үрләр яулый ала ул. Максатчан, белемгә сусаган балага татарча уку комачауламый... «Ә татар теле милләтне саклап калыр өчен кирәк», – ди Алинә. Телнең кадерен беләләр шул бу якларда.


Иң кадерле сүз
Бу гаиләдә тагын бер гадәткә игътибар итми кала алмадык. Алар бер-берсенә кушамат белән эндәшәләр. Әйе, элек авылларда гел шулай сөйләшкәннәр. Әмма хәзер ул гадәт бетеп бара. Авылдашыңа кушамат белән эндәшкәнче, ике кат уйлыйсың әле башта. Заман башка, авырлаштырабыз. Әлеге гаиләдә ул гадәт һаман дәвам итә. Инде менә 43 ел буе Нәсыйх абый Зәнфирә апага «Тәмпи», дип эндәшә икән. «Авыз тутырып, Зәнфирә, дип торганчы, Тәмпи дип кенә җибәрәсең. Тәмпи, чык әле, Тәмпи, кил әле... Әйтергә җайлы», – ди Нәсыйх абый. Бу кушаматның кайдан килеп чыкканын белмиләр. Балачакта урамда уй наганда кушканнардыр дип гоманлыйлар. Мәктәптән калган гадәт ир белән хатын булгач та үзгәрми. «Без, хатын-кызларның, ирләребездән назлы сүзләр ишетәсебез килә бит. Үпкәләмисезме?» – дип сорыйм Зәнфирә ападан. 


– Ю-у-у-ук, яратып әйтә бит ул аны! Ир белән хатын булсак та, барыбер шул күңел бит инде ул. Башыма да килмәде үпкәләү. Шулай өйрәнелгән инде. Кушамат белән сөйләшүгә күнеккәнбез. Телефонында «матурым» дип язылган аның, әмма «Тәмпи» миңа күпкә кадерлерәк. Биа нам да миңа Тәмпи, дип әйтә иде, – ди. 
Иң кызыгы: олы уллары Илгизәр дә хатынына исем белән дәшми. Рҗүк! Кечкенә чакта шигырьләр чыгарып, мәхәббәт хатлары сырлаганда да шулай дип кенә яза. Килен – кайнана туфрагыннан! Резеда да «матурым, җимешем» ише сүзләр өмет итеп яшәми.

Аңа да Рҗүк якын. «Әле бүген, сез килер алдыннан, Резеда, дип эндәште, сискәнеп киттем», – ди. Резеданы кечкенәдән әтисе әнә шулай дип йөрткән, хәзер исә ире шулай эндәшә. Бу өйдә еш әйтелгән сүз бар: «Өйрәнелгән!» Килендәшләр бер-берсенең иренә дә кушаматлар белән эндәшә. Өйрәнелгән. Мондый аралашу үзе ук якынайта, мөгамәләне җылыта кебек. 


«Бөтен республикага сөйләрлек үрнәк гаилә түгелдер инде без. Байлыгыбыз юк. Һәрнәрсәне үз көчебез белән табабыз», – дигән иде Зәнфирә апа сөйләшә башлагач. Әмма аралашкан саен, сокланырлык сыйфатлар күп булуына төшендек. Үзләре дә: «Балаларга үзеңне үрнәк итеп куймасаң – шулай бул, болай бул дип кенә үстерү дөрес түгел», – диләр. Һәр бала ата-анасының гаилә моделен кабатлый. Оныклар да оя корганда әти-әнигә генә түгел, әби-бабайга да карый. Буыннан-буынга бара ул тәрбия.


Гаиләдә иң кыйммәте – бала. Бала өчен – әти-әни. Шул вакытта гына гаилә ныклы буладыр ул, мөгаен. «Безнең әни тугыз бәбәй алып кайткан. Аларның өчесе үлгән. Әтигә: «Әй, Нәҗми абый, машина да алмый сың, җәяү йөрисең», – диләр икән. «Мин бик бай. Минем алты «Жигули»ем бар», – дигән әти. Ә мин балаларымны алма-җиләкләрем, дим. Аллакай тәгаме кебек татлы бит алар», – ди Зәнфирә апа. Гаиләне җыеп тотучы, барысын да тигезләүче – ана. Әнә, килен дип тә эндәшми, икесенә дә кызым, ди. Гаеп итеш юк. Бу өйдә беләләр: моны бары яратканнар гына әйтә. Бергә шау-гөр килеп яшиләр. «Әни, берүзең интегеп ятма, диләр. Минем күңелем бик тиз тула, тагын елап ятасыңмы, кил тиз генә чәй эчәргә, ди кызларым. Киленнәрең үзеңә охшасын иде, дигән иде Чәчер әни. Нәкъ шулай булды. Теләге үтәлде, мәрхүмкәемнең, киленнәрем үземә охшаган», – ди. Оныклары гына түгел, уллары-киленнәре дә көндез бер урап китә алардан. Нәсыйх абый тотып кайткан балыкларны кыздырып, көндезге ашка көтеп торганнарын белә балалары.


«Гөлназ эштә булгач, әбәткә әниләргә киләм. Кайтмасам, әни: «Син кайда?» – дип шалтырата», – ди Илназ.
– Әйе, килеп күренеп китмәсәң, безнең әни хәзер минус куя ул, – дип хуплый энекәшен абыйсы. 
 Бәлешен пешереп, кунакка чакырырга гына тора әниләре. Төнлә кайда гына уникене суктырсалар да, Яңа елның беренче көнендә ата-ана йортына җыелышалар. Әтиләренең боз өстендә йөри торган «Буран»ында җилләнеп кайталар. Ә өйдә мул өстәл, кайнар бәлеш көтә аларны. «Бер кеше киләме, ун кеше киләме – безнең әнинең өстәле менә шундый мул инде», – ди уллары. Тагын бер гаилә традициясе – җәй көне бергәләп пиннеккә баралар. «Әти кебек оста пиннек бәйләүче юк», – ди киленнәр. Үрдәк өмәләрен гел бергә үткәрәләр. Бердәмлектә – көч булганын беләләр бу гаиләдә.
Абый икәнен аңлап, басынкы гына йөргән Илгизәр өч гаиләгә дә хас серне чиште: «Эндәшмичәрәк торсаң, җайлана ул. Ахырда барыбер хатынча була инде. Анысы без язган кагыйдә түгел. Алар җиңеп чыга... Без юл биргәнгә җиңеп чыгалар...»
 Бер-береңә карата хөрмәт кенә булсын. Хатын-кызлар ирләрен көйли-җайлый белә. Үрнәк алыр кешеләре дә бар. Әнә бит эчендәге тышында булган Зәнфирә апа да: «Гел кәнфитләнеп кенә яшәп булмый инде ул. Кайбер чакта үпкәләүләр дә була. Нәсыйх ишегалдына чыгып китә дә, бераздан: «Нәмәшлибез әле без?» – дип, артыннан килеп чыгам», – дип көлә. Әнә шул көлә-елмая белүләр дөньяны тагын да ямьли шул.


...Мул өстәл түренә әти кеше утырды. Иртәгәгә эш планлаштырылган инде: «Икмәккә барабыз, яме, малайлар», – диде бабакайлары оныклары үзләренә кайтып киткәнче. «Эш эшләп кеше үлми ул. Эшләгәнегез бабагыз өчен булса, аркаларыннан кагып ала Илназ абыйлары. Киленнәр һаман аш бүлмәсендә кайнаша. «Бәбекәччәйләрем, ашагыз инде», – дип, Зәнфирә апа гөр-гөр килеп йөри. Алдыбыздагы кайнар бәлештән авыз итәбез дә тизрәк юлга кузгалабыз. Беләбез: кунаклар киткәч өстәл тирәсендә түгәрәкләнеп утырып чәй эчүнең үзенә күрә башка бер тәме бар. Татулык тәме ул... Ямьле өйдә генә кунакларны озаткач, сөйләшә-сөйләшә, кара яндырып, тагын бер-ике чынаяк сөтле чәй эчәләр әле... Һәрхәлдә, Актаныш ягында шулай.

Чулпан Галиәхмәтова, "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: